Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 июля 2020 08:40

Күп вакытта ата-аналар эссе кагуны баланың көйсезләнүе дип уйлый

Күп вакытта ата-аналар эссе кагуны баланың көйсезләнүе дип уйлый. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсе участок педиатры Мария Петрова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.  «Кечкенә балаларда әле терморегуляция көйләнмәгән. Алар югары температурага, эссе кояш нурларына адекват реакция бирми. Моңа бәйле рәвештә, балалар еш кына эссе кагуга дучар була. Эсседә тынычсызлана башлыйлар. Еш кына...

Күп вакытта ата-аналар эссе кагуны баланың көйсезләнүе дип уйлый. Бу хакта Республика балалар клиник хастаханәсе участок педиатры Мария Петрова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. 

«Кечкенә балаларда әле терморегуляция көйләнмәгән. Алар югары температурага, эссе кояш нурларына адекват реакция бирми. Моңа бәйле рәвештә, балалар еш кына эссе кагуга дучар була. Эсседә тынычсызлана башлыйлар. Еш кына эссе кагу кичке сәгать 6-7 дән соң күренә башларга мөмкин, шуңа күрә күп кенә ата-аналар эссе кагуны баланың көйсезләнүе дип кенә аңларга мөмкин», — ди Мария Петрова.

Ул физиологик, анатомик үзенчәлекләрен алганда, балалар суны, тозны күбрәк югалтуын әйтте. Көзән җыеру кебек өзлегү дә балаларда ешрак очрый.

Табиб балалар яшенә карап күпме су эчәргә тиешлеген аңлатты. «Бер яшькә кадәр сабыйлар 1 кг га 100 мл исәбеннән, авырлыгы 10 кг нан 20 кг га кадәр балалар 10 кг га бер литр су, 10 кг нан артса, һәр кг өчен өстәмә 50 мл су тиеш. Авырлыгы 20 кг нан артык балаларга 1,5 литр су кирәк, аннан авыррак булса, һәр кг га 20 мл өстәргә», — диде.

Мария Петрова сүзләренчә, балаларга эчәр өчен минераль су начар түгел, ләкин ул тозлар ягыннан бик үк балансланмаган. «Эссе какса, балаларга регидрон куллану яхшырак, бу бигрәк тә бер яшькә кадәр балаларга кагыла», — диде.

татар-информ