Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 июля 2020 07:40

Тагын 50 шәр мең акча бирмәкче булалар...

Спорт белән шөгыльләнүче балалары булган әти-әниләргә һәм опекуннарга 50 шәр мең сум күләмендә пособие бирелүе ихтимал. Әлеге закон проектын РФ Спорт министрлыгы әзерләгән, дип яза "Утро.ру" сайты. Матди ярдәмне салым ташламасы итеп рәсмиләштерү күздә тотыла. Спорт түгәрәкләренә балаларын йөрткән ата - аналар яисә опекуннар түләүле хезмәтләрдән файдаланган өчен елына бер...

Спорт белән шөгыльләнүче балалары булган әти-әниләргә һәм опекуннарга 50 шәр мең сум күләмендә пособие бирелүе ихтимал. Әлеге закон проектын РФ Спорт министрлыгы әзерләгән, дип яза "Утро.ру" сайты. Матди ярдәмне салым ташламасы итеп рәсмиләштерү күздә тотыла. Спорт түгәрәкләренә балаларын йөрткән ата - аналар яисә опекуннар түләүле хезмәтләрдән файдаланган өчен елына бер тапкыр салымнарын кире кайтара алачак. Кайтарылган сумма һәр балага 50 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Закон проекты авторлары фикеренчә, әлеге гамәл балаларны тагын да активрак спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итә ала. Инициатива хуплаган очракта, ул 2020 июненнән дип гамәлгә кертеләчәк.

 Шәһри Казан