Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 июля 2020 11:51

«Татмедиа» 83 авыл автолавкасында газета-журналлар сата башлады

1 июльдән Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе белән Татарстанның авыл кибетләре һәм автолавкаларда «Татмедиа» АҖ басмаларын сату турында килешү төзелде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков шулай дип белдерде. «Якын көннәрдә ун районда яшәүчеләр өчен газета-журналлар сатып алу мөмкинлеге булдырыла. Компания нәшер итә торган басмалар Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Чүпрәле, Минзәлә, Нурлат,...

1 июльдән Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе белән Татарстанның авыл кибетләре һәм автолавкаларда «Татмедиа» АҖ басмаларын сату турында килешү төзелде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков шулай дип белдерде.

«Якын көннәрдә ун районда яшәүчеләр өчен газета-журналлар сатып алу мөмкинлеге булдырыла. Компания нәшер итә торган басмалар Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Чүпрәле, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Тукай һәм Тәтеш районнарына „Татмедиа“ акционерлык җәмгыятенең районнардагы филиаллары аша китереләчәк», — дип искәртте ул.

Куллану кооперациясе системасында барлыгы 83 автолавка исәпләнә. «Татмедиа» АҖ филиаллары газеталарны район редакцияләре, сәүдә нокталары һәм кибетләрдә дә сата.

Моннан тыш, быел «Татмедиа» АҖ басма продукцияне сату өчен 10 вендинг аппараты сатып алды. «Татмедиа» бренды төшерелгән яшел автоматларны метроның «Тукай мәйданы», «Яшьлек», «Җиңү проспекты», «Төньяк вокзал», «Имәнлек» һәм «Сукно бистәсе» станцияләрендә күрергә мөмкин. Яңа аппаратлар шулай ук ТР Министрлар Кабинеты бинасында, Республика клиник хастаханәсендә, сугыш ветераннары госпиталендә һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасының беренче катында урнаштырылган. 

 

татар-информ