Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 июля 2020 11:36

Россиядә кабат чикләүләр кертелергә мөмкин

Россиядә Covid-19 коронавирусы таралу белән бәйле рәвештә чикләүләр кабат кертелергә мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйновичка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Әгәр физик дистанция сакланмаса, авыру очраклары артса — башкача мөмкин булмаячак», — диде Мелита Вуйнович. Чикләүләрне кабат кертү мөмкинлеге дөньяда коронавируска каршы вакцина яки дару уйлап тапканчыга кадәр...

Россиядә Covid-19 коронавирусы таралу белән бәйле рәвештә чикләүләр кабат кертелергә мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйновичка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Әгәр физик дистанция сакланмаса, авыру очраклары артса — башкача мөмкин булмаячак», — диде Мелита Вуйнович. Чикләүләрне кабат кертү мөмкинлеге дөньяда коронавируска каршы вакцина яки дару уйлап тапканчыга кадәр сакланачак. «Моңа әзер булырга кирәк. Бу иртәрәк булса яхшы, вирусның күбрәк таралуын көтеп торырга кирәкми. Янгынны кечкенә булганда сүндерергә кирәк», — диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле.

татар-информ