Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
09 июля 2020 07:39

Россиядә 1 сентябрь линейкалары нинди форматта узачак?

Коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, 1 сентябрьдә мәктәп линейкалары үзгәртелгән формада үтәчәк, ә белем бирү процессы традицион форматта башланачак, дип белдерде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итә. Роспотребнадзор 2021 елга кадәр мәгариф оешмаларында массакүләм чаралар үткәрүне тыйган. Министр билгеләп үткәнчә, яңа уку елында мәктәпләр инфекция таралмасын өчен барлык саклану чараларын булдырачак. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында...

Коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, 1 сентябрьдә мәктәп линейкалары үзгәртелгән формада үтәчәк, ә белем бирү процессы традицион форматта башланачак, дип белдерде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итә.

Роспотребнадзор 2021 елга кадәр мәгариф оешмаларында массакүләм чаралар үткәрүне тыйган. Министр билгеләп үткәнчә, яңа уку елында мәктәпләр инфекция таралмасын өчен барлык саклану чараларын булдырачак.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында да сентябрь аеннан укулар гадәти форматта — парта артында башланыр дип ышандырдылар. Әлбәттә, саклану чараларыннан башка булмас.

«Министр көн дә мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерә, районнарга чыга. Министрлык уку елын башлап җибәрергә күп көч түгә. Хәзер уку йортларында ремонт, төзекләндерү эшләре бара. Яңа уку елында Татарстанда 22 балалар бакчасы төзелер, 13 яңа мәктәп ачылыр дип көтелә», — дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

татар-информ