Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 июля 2020 06:15

Россиядә ничә балалар лагеры ачылуы билгеле

Хәзерге вакытта Россиядә 545 балалар  лагере эшли. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының балалар хокукларын яклау өлкәсендә Дәүләт сәясәте департаменты директоры Лариса Фальковскаяга сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Мониторинг мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта бездә 545 лагерь ачылган, алар инде эшли», — дип сөйләде Фальковская. Аның сүзләренә караганда, ял һәм сәламәтләндерү оешмалары...

Хәзерге вакытта Россиядә 545 балалар  лагере эшли. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының балалар хокукларын яклау өлкәсендә Дәүләт сәясәте департаменты директоры Лариса Фальковскаяга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Мониторинг мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта бездә 545 лагерь ачылган, алар инде эшли», — дип сөйләде Фальковская. Аның сүзләренә караганда, ял һәм сәламәтләндерү оешмалары чагыштырмача уңай санитар-эпидемиологик хәлле төбәкләрдә эшли.

Кайбер лагерьлар инде бер атналап ачык. Аларның барысында да тиешле куркынычсызлык чаралары күрелгән. Чаралар үтәлешен лагерь җитәкчелеге һәм беркетелгән медицина хезмәткәрләре җентекләп күзәтә.

 татар-информ