Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 июня 2020 13:45

Балаларны социаль челтәрдәге педофиллардан ничек сакларга?

2017 елда гына да Россиядәге «Сдай педофила» оешмасына 400гә якын әти-әни мөрәҗәгать иткән, аларның кызлары һәм уллары социаль челтәрләрдә педофиллар кармагына эләккән. Хәер, җәмәгатьчеләр мәгълүматларына караганда, чынлыкта зыян күрүчеләр мең тапкыр күбрәк, бу хакта күпләр белдерергә яратмый. Зыян күрүчеләрнең гаиләләре нигә полициягә мөрәҗәгать итәргә ашыкмый һәм балаларны виртуаль бәйләнүдән ничек сакларга икәне РИА Новости язмасында. Бу атнада тикшерүчеләр Әлмәттә яшәүче 33 яшьлек ир-атның җинаять эшен судка...

2017 елда гына да Россиядәге «Сдай педофила» оешмасына 400гә якын әти-әни мөрәҗәгать иткән, аларның кызлары һәм уллары социаль челтәрләрдә педофиллар кармагына эләккән. Хәер, җәмәгатьчеләр мәгълүматларына караганда, чынлыкта зыян күрүчеләр мең тапкыр күбрәк, бу хакта күпләр белдерергә яратмый. Зыян күрүчеләрнең гаиләләре нигә полициягә мөрәҗәгать итәргә ашыкмый һәм балаларны виртуаль бәйләнүдән ничек сакларга икәне РИА Новости язмасында.

Бу атнада тикшерүчеләр Әлмәттә яшәүче 33 яшьлек ир-атның җинаять эшен судка тапшырды. Ул 56 балага карата азгынлык кылуда гаепләнә. Хокук сакчылары ачыклаганча, бу ир социаль челтәрләрдә 11 яшьлек малай һәм 14 яшьлек кыз исеменнән ике аккаунт ача һәм балалар белән таныша башлый, шулай ук алардан үзләрен оятсыз кыяфәттә фотога һәм видеога төшереп җибәрүләрен сорый. Язмаларны алгач, аларны кешегә күрсәтү белән янап, ир яңа фото-видеолар җибәрүне сорый һәм очрашу таләп итә.

Тикшерү ачыклаганча, ир-ат дүрт кызны көчләгән. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ике ел эчендә ул барлыгы йөзгә якын җинаять кылган. Әмма шушы вакытта аның бер генә корбаны да бу хәлләр турында әти-әнисенә сөйләмәгән. Бер әни кечкенә кызын интим фотога төшерүдә тотмаган булса, тагын күпме баланың зыян күрәчәге дә билгесез булыр иде. Хатын шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, ә тиздән балалар порнографиясе яратучыны тоткарлыйлар.

«Эш шунда, педофиллар балалар психологиясен бик яхшы белә, кайберләренең хәтта педагогик белеме дә бар, — дип аңлата психолог Анна Кирьянова. — Бу бозык кешеләр балаларның оялчан булуын, аларның еш кына кыенсыну хисе кичерүләрен бик яхшы аңлый. Алар тормышларындагы хәлләр турында зурларга аз сөйлиләр, бигрәк тә интим характердагы әйберләрне. Хәтта балаларын көчләү турында әти-әниләр еллар узгач, балалары үсеп беткәч кенә белә.

Хурлыкка калудан курку балаларга гына түгел, күпчелек олы кешеләргә дә хас. Анна Левченко сүзләренчә, балаларына карата сексуаль азгынлык турында белгәч, ата-аналарның 20 проценты гына полициягә мөрәҗәгать итә. Ә калган 80 проценты бу хакта беркемгә дә сөйләмәүне кулайрак күрә.

Элек педофиллар үз «табышларын» паркларда, мәктәп яннарында һәм балалар мәйданчыкларында эзли иде. Ә интернет барлыкка килгәч барысы да үзгәрде — өйдән чыкмыйча да маньякның потенциаль корбанына әйләнергә мөмкин. Җинаятьчеләрнең балалар белән урамда түгел, ә социаль челтәрләрдә танышырга тырыша, чөнки анда анонимлыкны саклап калу җиңелрәк. 

«Әти-әниләр балага смартфон яки планшет алып, аларны бөтен күңелсезлектән саклыйбыз дип уйлый, — диде „Сдай педофила“ хәрәкәте җитәкчесе. — Алар бала урамга чыкса, куркынычка юлыга, ә күрше бүлмәдә планшет белән утырса, аның белән берни дә булмый дип уйлый».

Кагыйдә буларак, фотоларны кулга төшерү өчен педофиллар берничә алым куллана. Берәүләр балалар белән «ВКонтакте”да таныша һәм аралашып китә. Өстәвенә, һәр бала белән төрлечә аралашалар.

Икенчеләре яшүсмер булып кыланып, ялган битләр ача һәм кем белән дә булса танышырга теләгән кызлар-малайлар исеменнән яза.

«Күз алдыгызга китерегез, 13 яшьлек кызга 40 яшьлек ир-ат яза, ә кыз үзенең яшьтәше белән аралашам дип уйлый, — дип сөйли Левченко. — Әлбәттә, берничә айдан кыз аңа гашыйк була һәм интим фотоларын җибәрә башлый.

Өченче алым матди якка бәйле. Әйтик, җинаятьченең яңа смартфон бүләк итү вәгъдәсенә ышанып та балалар үз фотоларын җибәрә.

Психологлар сүзләренчә, балаларны даими профилактик әңгәмәләр һәм аларның интернеттагы активлыгын күзәтеп тору ярдәмендә генә социаль челтәрдәге педофиллардан сакларга мөмкин. Бәхеткә, хәзер «ата-аналар контроле» функциясе булган махсус программалар һәм веб-кушымталар җитәрлек.

«Кечкенәдән үк балага Интернетта танышуның урамдагы кебек үк куркыныч булуын аңлатырга кирәк, чөнки матур „аватарка“ артында теләсә кем яшеренергә мөмкин, — дип аңлатты балалар психологы Ирина Костина. — Сигез-тугыз яшьлек балалар турында сөйләсәк, алар кемгә дә булса интим фоторәсемнәрен тыныч кына җибәрә ала, чөнки яшьләре буенча монда бернинди дә начарлык күрмиләр. Шуңа күрә ата-аналарга баланың интернетта аралашуын контрольдә тотарга, шулай ук аның нинди сайтларга керүен карарга кирәк».

Ә яшүсмерләр белән хәл катлаулырак: бу яшьтә балалар шәхси тормышларын яшерергә тырыша һәм бу очракта әти-әниләргә үз-үзләрен дөрес тоту мөһим. Психологлар балалар интернетта язышуны һәм нинди сайтларга керүне бөтенләй күрсәтергә теләмәгән очракларга игътибар итәргә куша. 

«Сдай педофила» оешмасы мәгълүматлары буенча, балалар җибәргән фотоларны җинаятьче үз максатларында гына тотып калмыйча, чит ил сайтлары хуҗаларына да сатарга мөмкин. Соңгы вакытта анда Россиядә төшерелгән интим характердагы балалар рәсемнәренә ихтыяҗ кискен арткан. Заказ конкрет балага яки билгеле бер параметрларга туры килгән, әйтик зәңгәр күзле, тугыз яшьлек малайга яки аксыл чәчле 13 яшьлек кызга да булырга мөмкин.

Бу интернет-ресурслар Россия юрисдикциясенә керми һәм андагы фотоларны бетерүне тыеп булмый диярлек. Анна Левченко сүзләренчә, фотолары интернетта барлыкка килгәннән соң, балаларның үз-үзләренә кул салырга теләү очраклары күп булган. 

Тулырак интертатта

интертат