Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 июня 2020 08:13

Өч яшьлек малайның руль артына утыруы фаҗигага китерә

18 июньдә Чита шәһәрендә Кенон күле янында фаҗига була. Аның сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Тикшерү версиясе буенча, сулык янында алты кешедән торган төркем ял итә. Аннары кичке җиделәр тирәсендә алар өйгә кайтырга җыена башлый, әйберләрен җыялар. Бу...

18 июньдә Чита шәһәрендә Кенон күле янында фаҗига була. Аның сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, сулык янында алты кешедән торган төркем ял итә. Аннары кичке җиделәр тирәсендә алар өйгә кайтырга җыена башлый, әйберләрен җыялар. Бу вакытта өч яшьлек малай BYD F3 машинасы руле артына кереп утыра. Ул автомобильне эшләтеп җибәрә. Машинада механик күчерү тартмасы була — ул кузгалып китә һәм суга төшә.

Бу вакытта машина салонында дүрт кеше була. Машина руле артында бер бала, арткы утыргычта тугыз яшьлек малай һәм тагын ике олы кеше утыра. Сулык тирән булу сәбәпле, машина шунда ук бата.

Шаһитлар балаларны коткара, өлкәннәрнең берсе үзе чыга. Кызганычка каршы, тагын бер ир-ат машинадан чыга алмый — ул батып үлә.

Тикшерү эшләре бара, диелгән бу хәбәрдә.

intertat.tatar