Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 июня 2020 11:24

Алты яшьлек малайны яшен сугып үтергән, әбисе һәм игезәк туганы хастаханәдә

18 июньдә кич белән Петербург шәһәрендә көчле давыл, яшенле яңгыр була. Табигый бәла-каза вакытында алты яшьлек малай үлә, аны яшен суккан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. Фаҗига булган кичтә Максим (исеме үзгәртелә) гаиләсе белән бергә Фин култыгында су буенда килә. Алты яшьлек игезәк малайлар, әти һәм әни, әби комлыкта ял итә. Әтисе суда йөзә....

18 июньдә кич белән Петербург шәһәрендә көчле давыл, яшенле яңгыр була. Табигый бәла-каза вакытында алты яшьлек малай үлә, аны яшен суккан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига булган кичтә Максим (исеме үзгәртелә) гаиләсе белән бергә Фин култыгында су буенда килә. Алты яшьлек игезәк малайлар, әти һәм әни, әби комлыкта ял итә. Әтисе суда йөзә. Максим әбисе һәм игезәк туганы белән яр буенда була. 

Шул чакта аларга яшен суга. Мәрхүм баланың анасы «КП» хәбәрчесенә фаҗига турында сөйләгән.

«Ирем Фин култыгында басып тора, әби һәм балалар агач артында зонтик янында иде. Мин алар янында басып тордым. Ирем ягына борылган идем, шул чакта яшен сукты. Мин читкә тайпылдым, аягыма кызу әйбер тигәнен тойдым. Башта аңламадым да, аннары борылгач кына, яшен сукканын аңлап алдым», — дип елый Мария исемле хатын.

Мариянең улының берсе шунда ук үлә. Аның игезәк туганына да яшен тия, бәхеткә, ул җитди имгәнми. Шулай да хәзер бала анасы белән хастаханәдә.

Әби кеше җитди имгәнә, аның тәненең 30 проценты пешә, хатын реанимациядә ята.

«Яшен зонтикка сукты. Ул өчесенә дә тигән инде. Малайларның берсенә күбрәк эләккән. Яшен аның башына суккан», — дип сөйли гаилә дусты Сергей.

«Ул яшен керүдән пешкән. Ясалма сулыш алдырганда мин аның үпкәләре янган дип уйладым. Без бер ир-ат белән булышып карадык. Минут артыннан минут узды, без ярдәм итә алмадык», — дип сөйли шунда булган бер кыз.

Мәрхүм баланың атасы белән хәзер психологлар аралаша. Малайны 23 июньдә җирлиләр, диелә хәбәрдә.

Тулырак: intertat.tatar