Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 июня 2020 06:28

Киләсе атнада өстәмә ял көне көтелә

Киләсе атнада Җиңү Парады үткәрелүгә бәйле рәвештә, Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «РФ Президентының „1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм 1945 елның 24 июнендәге Җиңү Парады уңаеннан хәрби парадлар...

Киләсе атнада Җиңү Парады үткәрелүгә бәйле рәвештә, Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ Президентының „1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм 1945 елның 24 июнендәге Җиңү Парады уңаеннан хәрби парадлар һәм артиллерия салюты үткәрү турында“гы указы нигезендә, быел 24 июнь хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көн дип игълан ителде. 23 июньдә эш сәгатьләре кыскартылмый, чөнки бу көн бәйрәм көне түгел»,- диелгән хәбәрдә.

Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, 24 июньгә планлаштырылган Җиңү парады Россиянең 13 шәһәрендә узмаячак. Аларның кайберләрендә инде тантананы соңрак көнгә күчерү турында игълан иттеләр. Кремльдә төбәк башлыкларының мондый карарларны кабул итүен аңладылар, дип хәбәр итә федераль массакүләм мәгълүмат чаралары.