Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 июня 2020 13:11

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы ничәнче мәктәптә укыячак?

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләне Казандагы татар мәктәбенә укырга биргән. Бу хакта ул «Сабантуй» журналы оештырган туры элемтә барышында әйтте. «Ләйләне мәктәпкә бирдек. «Әле бер елың бар, ял ит», — дип әйтеп карадык. Тик аның бик барасы килде. Саный, укый белә. Казандагы 2нче гимназиягә бирдек. Әнвәр (Ландышның олы улы -...

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова кызы Ләйләне Казандагы татар мәктәбенә укырга биргән. Бу хакта ул «Сабантуй» журналы оештырган туры элемтә барышында әйтте.

«Ләйләне мәктәпкә бирдек. «Әле бер елың бар, ял ит», — дип әйтеп карадык. Тик аның бик барасы килде. Саный, укый белә. Казандагы 2нче гимназиягә бирдек. Әнвәр (Ландышның олы улы - ред.) 149 нчы лицейда укый иде. Хәзер аны да шунда күчерәбез», - дип сөйләде Ландыш Нигъмәтҗанова.

Җырчы үзенең гаилә тормышын Инстаграмында актив күрсәтеп бара. Ул куйган видеолардан күренгәнчә, Ландышның өч баласы да саф татарча сөйләшә. «Моңа ничек ирештегез?» дигән сорауга ул: «Без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Рус балалар бакчасына йөрделәр, бәлки иптәшләре белән русча аралашалардыр, тик гаиләдә татарча гына сөйләшәбез», - дип җавап бирде.