Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 июня 2020 14:17

Әтисе баланы өстеннән бикләп калдырган.

Әтисе аны өстеннән бикләп калдырган. Калуга өлкәсендә 8 яшьлек малайны бер үзен генә өйдә калдырып киткәннәр. Өстеннән бикләп калдырылган бала берничә көн фатирда ялгызы гына яшәгән. Аннары малай бишенче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән һәм исән калган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. Вакыйга Киров шәһәрендә 10 июньдә була. Россия Тикшерү комитетының Калуга өлкәсе буенча Тикшерү...

Әтисе аны өстеннән бикләп калдырган. Калуга өлкәсендә 8 яшьлек малайны бер үзен генә өйдә калдырып киткәннәр. Өстеннән бикләп калдырылган бала берничә көн фатирда ялгызы гына яшәгән. Аннары малай бишенче каттагы тәрәзәдән егылып төшкән һәм исән калган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте. Вакыйга Киров шәһәрендә 10 июньдә була. Россия Тикшерү комитетының Калуга өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бала балкон тәрәзәсеннән карап тора. Шула чакта ул танышларын күрә һәм урамга чыкмакчы була. Малай бишенче кат биеклегеннән сикереп төшә. Аның сөякләре сына. Имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар. Хәзер аның хәле стабиль дип бәяләнә, диелә бу хәбәрдә. Соңрак ачыкланганча, баланың анасын әни булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Малай әтисе белән генә яши. Ләкин әти кеше берничә көн элек башкалага акча эшләргә дип чыгып киткән. Малайны өстеннән бикләп калдырган.

интертат