Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 июня 2020 15:34

Татарстанда кайда ял итеп була?

Спас районында урнашкан Болгар музей-тыюлыгы. Биредә Бөек Болгар ханлыгы заманнарыннан калган һәм реконструкцияләнгән таш пулатлар, манаралар, иң зур Коръән китабы урнашкан музей һәм Ак мәчетне күреп була. Шулай ук Болгарда, әлеге тарихи корылмалардан кала, һәр кешене гүзәл табигать каршы ала. Алексеевский районындагыБиләр музей-тыюлыгы. Тыюлык үз эченә берничә шәһәрчекне һәм музейларны кертә. Биредә кешеләрне...

Спас районында урнашкан Болгар музей-тыюлыгы. Биредә Бөек Болгар ханлыгы заманнарыннан калган һәм реконструкцияләнгән таш пулатлар, манаралар, иң зур Коръән китабы урнашкан музей һәм Ак мәчетне күреп була. Шулай ук Болгарда, әлеге тарихи корылмалардан кала, һәр кешене гүзәл табигать каршы ала.

Алексеевский районындагыБиләр музей-тыюлыгы. Тыюлык үз эченә берничә шәһәрчекне һәм музейларны кертә. Биредә кешеләрне җәлеп иткән иң популяр урыннар — Изге чишмә һәм Хуҗалар тавы. Изге чишмә суының сихәте турында күп төрле сүзләр йөри, аның суын эчүчеләр төрле авырулардан арына дип тә әйтәләр. Ә Хуҗалар тавына кешеләр теләк теләр өчен менә, бу да риваятьләр белән бәйле. Ислам дине кабул иткәнче, халык бу тауга Тәңрегә табыныр өчен менә торган булган. Хәзер бу урынга мөселманнар да, христианнар да, мәҗүсиләр дә еш килә, һәрберсенең Биләр җиренә бәйле үз риваятьләре һәм ышанулары бар. Монда тарихыбызны белер өчен генә түгел, аны тояр өчен килергә кирәктер.

Дәвамы интертатта