Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 июня 2020 12:49

Җиләк-җимешләр турында табышмаклар

Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул, балалар? Алсу битле кыз үсте, Кызарып җиргә төште. (Алма) Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия) Жимешем кып-кызыл була Бу шатлык минем өчен! Чөнки кышкы салкында да Үзгәрми минем төсем. (Миләш) Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай....

Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул, балалар?

Алсу битле кыз үсте,

Кызарып җиргә төште. (Алма)

Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

Кызыл-кызыл кан кебек;

Әчедер дә татлыдыр,

Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия)

Жимешем кып-кызыл була

Бу шатлык минем өчен!

Чөнки кышкы салкында да

Үзгәрми минем төсем. (Миләш)

Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. (Карбыз)

 Өе яшелгә буялган, эчендә кызыл чаршау. (Карбыз)

 Озын курай үләндер, кызыл алка элгәндер. (Кура җиләге)

 Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә, кара күзе күренә. (Шомырт)

 Урманда кара төймәм эленеп тора. (Шомырт)

Чыганак: pixabay.com