Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 июня 2020 13:09

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр 1 июньнән «Путин ун меңен» алачак

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләргә 1 июньнән һәр балага 10 мең сум күләмендә «Путинның» яңа түләвен бирәләр. «Путин ун меңен» түләүгә Татарстанга 6,4 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта элегрәк ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «3 яшьтән...

3 яшьтән 16 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләргә 1 июньнән һәр балага 10 мең сум күләмендә «Путинның» яңа түләвен бирәләр. «Путин ун меңен» түләүгә Татарстанга 6,4 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта элегрәк ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә яңа федераль түләүләр алу өчен Татарстанда 297 мең гариза бирелгән. Яңа түләү 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган балаларга кагыла. Бу түләү 640 мең балага тиеш», — дип хәбәр итте элегрәк Казанда узган матбугат конференциясендә министрлык башлыгы Эльмира Зарипова.

Россия Президенты тарафыннан 2020 елның 12 маенда 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында игълан ителде. Түләүләр гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча башкарыла. Гариза Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша 2020 елның 1 октябренә кадәр тапшырылырга мөмкин, шулай ук күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. 

https://tatar-inform.tatar/