Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 июня 2020 07:40

Әфлисунлы кекс.. авызда эри торган!

Кирәк Камырга 100 грамм ак май ( 82 яисә 72 процент майлылыктагы) 2 йомырка 160 грамм иләнгән он 1 чәй калагы разрыхлитель Чеметем тоз Иттарткычтан үткәрелгән 1 әфлисун кабыгы 120 грамм шикәр комы 60 грамм кибет каймагы Пропиткага: ½ әфлисун суты 30 грамм, ягъни 1, 5 аш кашыгы шикәр комы...

Кирәк

Камырга

100 грамм ак май ( 82 яисә 72 процент майлылыктагы)

2 йомырка

160 грамм иләнгән он

1 чәй калагы разрыхлитель

Чеметем тоз

Иттарткычтан үткәрелгән 1 әфлисун кабыгы

120 грамм шикәр комы

60 грамм кибет каймагы

Пропиткага:

½ әфлисун суты

30 грамм, ягъни 1, 5 аш кашыгы шикәр комы

Эш барышы:

1.Өй температурасында йомшарган ак майга шикәр комы, чеметем тоз салып миксер белән 4-5 минут күпертәбез. Шикәр комын майга әз-әзләп кенә кертәбез.

2. Арытаба, берәмләп, йомыркаларны кушабыз.

3. Тагын 3-4 минут күпертәбез.

4. Шуннан массага каймак, эфлисун кабыгы, разрыхлительле он кушабыз. Ансын агач кашык белән астан өскә таба ипләп кенә болгатабыз.

5. Табаны майлып, массаны тигезләп салабыз һәм алдан кызулатырга куелган духовкага 40-50 минутка – пешеп җиткәнчегә кадәр озатабыз. Әзерлеген зубочистка ярдәмендә тикшерәбез.

6. Кекс пешкән арада пропитка ясый торабыз. Әфлисун сутына шикәр комы кушып кайнатып чыгарабыз да, суынырга алып куябыз.

7. Ул арада кекс та пешеп чыга. Кекс бераз суынуга, зубочистка белән төрткеләр ясап чыгабыз һәм өстенә пропитканы агызабыз. Моның өчен я аш кашыгы, я таба майлый торган пумаланы кулланабыз.

8. Пропитка бераз сеңгәч, кексның өстенә шикәр пудрасы сибәбез һәм табынга бирәбез.

Җиңел генә эшләнә торган, беренче тапкыр пешерүдә үк килеп чыга торган шәп рецепт бу.

Автор Венера МӘҖИТОВА.