Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 мая 2020 11:06

Танылган скрипкачы, җырчы Иркә Гайнемөхәммәтова гаиләсендә коронавирус тапканнар

Танылган скрипкачы, җырчы Иркә Гайнемөхәммәтова гаиләсендә коронавирус тапканнар. Хәзерге вакытта Иркәнең әтисе хастаханәдә дәвалана, үзе исә Түбән Кама районында авылда карантинда. Хәлләрен белешергә дип Иркәгә шалтыраттык. —   Иркә, вирус барлыгын каян белдегез? Симптомнары нинди? —   Аның барлыгын башта белмәдек, сизми калдык дияр идем. Симптомнары гадәти күренеш кебек. Мәсәлән, хәл китә....

Танылган скрипкачы, җырчы Иркә Гайнемөхәммәтова гаиләсендә коронавирус тапканнар. Хәзерге вакытта Иркәнең әтисе хастаханәдә дәвалана, үзе исә Түбән Кама районында авылда карантинда. Хәлләрен белешергә дип Иркәгә шалтыраттык.

—   Иркә, вирус барлыгын каян белдегез? Симптомнары нинди?

—   Аның барлыгын башта белмәдек, сизми калдык дияр идем. Симптомнары гадәти күренеш кебек. Мәсәлән, хәл китә. Берәр нәрсә эшләп алам да, ятасы килә, ардыра. Тамак кибә, тамак төбендә җиңелчә генә авырту тоела. Аннан соң әкрен генә ис-тәм тоймый башладым. Ютәл кебек симптомнар булмагач, башта моңа артык игътибар бирмәдем. Шулай итеп, 4-5 көн үтеп китте. Хәзер баш авыртуы калды, кан басымы төшкәли. Бөркөнне әнием “туңам” дигәч, шикләндем. Карасам, әтием дә туңып, төренеп ята. Тән температураларын үлчәдек, икесенеке дә 38 иде. Төне буе күзәтеп чыктым, әтием йөткерә үк башлады. Икенче көнне ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Җентекләп тикшерделәр дә, әтием белән әниемне алып киттеләр. Әниемдә ике яклы пневмония булуы ачыкланган, нәтиҗәдә аны хастаханәдә калдырдылар. Ә 73 яшьлек әтиемне температура белән өйгә кайтырдылар. Ләкин өйдә хәле тагын да начарланды, температурасы төшмәде. Ашыгыч ярдәм белән яңадан хастаханәгә алып киттеләр. Әтиемдә дә ике яклы пневмония булып чыкты. Минем һәм 2 яшьлек кызымның тән температурасы 37,3тә торды. Баш, күз алмалары авыртты. Нәкъ суык тигәндәге кебек. Улымны исә бөтенләй берни дә борчымады. Әтием белән әниемдә коронавирус барлыгы беленгәч кенә улым бик кайгырды. Шуңадыр температурасы 37гә менде дә төште. Башка кабатланмады, Аллага шөкер.

—    Бүгенге көндә хәлләрегез ничек? Үзегезне ничек хис итәсез?

— Көн саен температураны үлчәп, табибларга хәбәр итәбез. Хәзер температура юк, Аллага шөкер. Әнием ике атна хастаханәдә ятып чыкты. Хәзер Аллага шөкер, хәле әйбәт. Өч анализы да вирус юк, дип күрсәткән. Әмма пневмония тиз генә үтми икән. Хәтта бер айга сузылырга мөмкин. Әтием дә, абый да госпитальдә яталар. Хәлләрен белешергә дип куркып кына шалтыратабыз, чөнки хәлләре көн дә үзгәреп тора. Әле температура менә, әле кислород җитми. Беренче ике атнада хәл, чынлап та, тотрыклы булмый.

—   Иркә, вирусны кайда йоктырдыгыз, фаразларың юкмы?

—   Бу сорау һәркемне кызыксындыра. Җавабын үзебезнең дә беләсе килә. Моны ачыклау мөмкин түгел. Бу вирус шулкадәр эләктерүчән, хәйләкәр, каян килгәнен аңлап булмый. Аның инкубацион периоды 14 көн генә түгел, ә 20 көн тирәсе дигән нәтиҗәгә килдек.

—   Бездә халык шундый: чир йоктырсаң, синең үзеңне үк гаеплиләр. Ләкин бу очракта андый гаепләүләр урынсыз. Килешәсеңме?

—   Әлбәттә. Иң авыры – гаепләүләр ишетү. Янәсе, син йоктырган, син таратасың. Мондый сүзләрне кабул итү бик авыр булды. Бу – психологик басым. Ә чынлыкта, моның каян килеп чыкканы хәзер мөһимме? Ул чирне без сорап алмадык бит. Кешеләр мәрхәмәтлерәк булсын иде. Мондый мөнәсәбәттән, киресенчә, кеше авыруга сабышырга мөмкин.

—   Күршеләрегез исән-саумы?

—   Әйе, Аллага шөкер. Туганнар да, күршеләр дә гел ярдәм итеп, булышып торалар. Безгә дә, госпитальгә дә барлык кирәк-яракларны китерәләр.

—   Иркә, әлеге вирустан ничек сакланырга?

—   Үзизоляциядә утырып, беркем белән күрешмичә, аралашмыйча гына сакланып буладыр. Ләкин бу вирус кибеттән азык-төлек белән ияреп кайтырга да мөмкин. 100 процент сакланып булмый дип уйлыйм. Минемчә, барыбызга да эләгер ул вирус. Иң мөһиме — беренче симптомнарында ук игътибарлы булырга кирәк. Табиблар әйтүенчә, кайбер очракта симптомнар булмаска, ә пневмония ачыкланырга мөмкин.

Чыганак: Шәһри Казан