Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 мая 2020 13:25

Рамазанда ифтар ризыкларын әзерләү өчен 40 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар чакырылмаган

Татарстанда Рамазан аенда ифтар ризыкларын әзерләү өчен 40 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар чакырылмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте. «Бу юлы волонтер итеп 40 яшьтән өлкәнрәкләрне алмадык, ләкин шулай да „көмеш волонтерлар“ дигән төшенчә бар бит. Кайбер көннәрне үз...

Татарстанда Рамазан аенда ифтар ризыкларын әзерләү өчен 40 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар чакырылмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте.

«Бу юлы волонтер итеп 40 яшьтән өлкәнрәкләрне алмадык, ләкин шулай да „көмеш волонтерлар“ дигән төшенчә бар бит. Кайбер көннәрне үз теләкләре буенча килгән, махсус белешмәләре булган апаларны да булышучылар рәтендә күрергә була иде», — диде ул.

Айгөл Биктимерова яшьләрдән ай дәвамында «Казан-Арена» территориясендә файдалы эш башкарулары турында уңай кайтавазлар ишеткәннәрен әйтте. Хәтта «Ифтарда бер көнгә караганда, ай буе эшләве җиңелрәк икән» дип тә әйттеләр. Яшьләр өчен бу хәрәкәттә булу мөмкинлеге иде», — диде.

Айгөл Биктимерова сүзләренчә, иң элек ифтарның шушы формасы тәкъдим ителгәч, алар башта бераз югалып та калган. «Волонтерларның эше өчен борчылдык башта, чөнки урамга чыгарга ярамый, белешмәләрне алу өчен төрле процедураларны узарга кирәк. Аннары Яшьләр эшләре министрлыгы аша волонтерлар исемлеген туплап, аларның кайда яшәгәннәренә кадәр белештек. Белешмәләр бирү буенча тоткарлыклар килеп чыкмады», — диде.

Быел «Казан-Арена»да ланч-бокслар җыю өчен көненә 25ләп волонтер җәлеп иткәннәр. Барлыгы 500дән артык волонтер катнашкан. Кайберләре көн саен килгән.

«Волонтерларны перчатка, битлекләр, халатлар белән тәэмин иттеләр. Аларга әзер ризыкны тиешле тартмаларга тутыру йөкләнде. Кемдер суын ташыды. Бик күңелле файдалы эш алып барылды. Тиешле вакытка тартмаларны әзерләп өлгерә идек», — диде.

Чыганак: татаринформ