Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 марта 2020 08:01

13 март- Бөтендөнья йокы көне

Бүген – Бөтендөнья Йокы көне. Төн кунакка килгән чакырмыйча, Ишекне дә шакып тормаган. Адәм баласына ял булсын дип, Ярый, Раббым, йокы уйлаган. Бөтендөнья йокы көне 2008 елның 14 мартында йокы көненең Халыкара комитеты тарафыннан йокы медицинасы Халыкара ассоциациясендә үткәрелә башлады. Быел ул 17 нче мартка туры килә. Чара Бөтендөнья сәламәтлек...

Бүген – Бөтендөнья Йокы көне.

Төн кунакка килгән чакырмыйча,

Ишекне дә шакып тормаган.

Адәм баласына ял булсын дип,

Ярый, Раббым, йокы уйлаган.

Бөтендөнья йокы көне 2008 елның 14 мартында йокы көненең Халыкара комитеты тарафыннан йокы медицинасы Халыкара ассоциациясендә үткәрелә башлады. Быел ул 17 нче мартка туры килә. Чара Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы башлангычы белән уздырыла. Бу көн­не билгеләүнең максаты – йокының сәламәтлеккә йогынтысына игътибар юнәлтү. Бөтендөнья йокы көнен Европаның күпчелек илләрендә билгелиләр. Бу көнне сәламәт йокы, ял итү, кеше сәламәтлеге проблемалары хакында конференциялар, симпозиумнар уза.

Язның беренче аенда күп кенә кешеләр үзләрен йончу тоя. Андый вакытта җитәрлек йокламаучылар тиз кызып, ярсып китүчән. Аларның кешеләр белән уртак тел табуы авырлаша. Дүрт сәгать йокысы туймаган кешенең реакциясе ике тапкырга кими, хәтере, игътибары начарая. Күп йокларга яратучыларны халыкта “йокы чүлмәге” дип атау гадәте бар.

Йокы вакытында организмның күп функцияләре үзгәрә. Аның иң үзенчәлекле яклары – үз-үзеңне тотыш актив формада булмау; тышкы тирәлек белән актив контактларның юклыгы; ориентация рефлекслары күзәтелмәү (мәсәлән, тавыш, яктылык, сигналларына башны бору күзәтелми һ.б.

   Күпчелек органнар эшчәнлеге йокы вакытында башка режимга күчә. Сулыш алу сирәгәя, йөрәк тибеше кими, кан басымы, тән температурасы төшә һ.б. Шулай ук ашкайнату процессы да акрыная. Соң һәм ныклы итеп ашап, йокларга яткан кешегә төне буе куркыныч төшләр керә, ә иртән торганда ул ашказанында авырлык тоя. Төнлә ашказаны ял итәргә тиеш. Йокыга китә алмый интегүчеләргә ятар алдыннан күп ашамаска, кофе һәм спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш ителә. Балаларга интернетта утыру вакытын да контрольдә тотарга кирәк.

       Уртача йокы озынлыгы 8 сәгать тәшкил итә. Статистика буенча французлар якынча 9 сәгать йоклый. Сангвиниклар меланхоликлардан озаграк йоклый.

       Дөньяда йокламый рекорд куючылар да бар. Рэнд Гарднер исемле кеше 11 тәүлек йокламый Гиннесслар китабына кертелгән.