Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 февраля 2020 12:41

«Туган тел – иң татлы тел, туган тел – иң тәмле тел»

Халыкара туган тел көне уңаннан Казан шәһәре Яңа Савин районының «30 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә бик матур очрашу булып узды. 21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Мәктәптә әлеге максаттан...

Халыкара туган тел көне уңаннан Казан шәһәре Яңа Савин районының «30 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә бик матур очрашу булып узды.

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Мәктәптә әлеге максаттан оештырылган чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте. Төрле милләт балаларының белем алуы, үзара бик дус булулары күренеп тора. Алар төрле телләрдә җырлар, шигырьләр сөйләп, осталыкларын күрсәттеләр. Һичшиксез, укучыларның 2-3 телне камил белүе, дөньяга карашын киңәйтеп, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итәчәк. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең киләчәгендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Әлеге очрашуны оештырган укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез!

Гөлназ Ярмиева