Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 февраля 2020 08:42

Коронавирус нәрсә ул? Балаларны ничек сакларга?

Коронавирус ‒ ул югары сулыш юлларын зарарлый торган кискен вируслы инфекция. Көчле иммунитетлы өлкәннәр авыруны йомшак иммун системасы булган балаларга караганда җиңелрәк кичерә. Соңгыларына үпкә пневмониясе, ашказаны гриппы һәм үлем куркынычы да яный. Коронавирус симптомнары: Тамакта авырту тойгылары; көчсезлек, баш авырту, арыганлык; Көчле ютәл; температура. Балаларны вирустан ничек сакларга? -        ...

Коронавирус ‒ ул югары сулыш юлларын зарарлый торган кискен вируслы инфекция. Көчле иммунитетлы өлкәннәр авыруны йомшак иммун системасы булган балаларга караганда җиңелрәк кичерә. Соңгыларына үпкә пневмониясе, ашказаны гриппы һәм үлем куркынычы да яный.

Коронавирус симптомнары:

Тамакта авырту тойгылары;

көчсезлек, баш авырту, арыганлык;

Көчле ютәл;

температура.

Балаларны вирустан ничек сакларга?

-         Өегезне җилләтегез.

-         Баланың ашар алдыннан кулларын яхшылап сабын белән юыгыз.

-         Кеше күп җыела торган урыннарда йөртергә тырышмагыз.

-         Өйне, бигрәк тә баланың бүлмәсен чиста тотыгыз.

-         Базардан сатып алынган җиләк-җимешләрне кат-кат җылы су белән юыгыз.

-         Балаларга вирус турында сөйләгез.

фото: pixabay.com