Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 января 2020 08:31

Халыкара мәгариф көне белән!

Көч җыйдым     Көч җыйдым мин, көч эчтем Әнкәемнең сөтеннән. ...Көчем артты үпкәндә Әткәемнең битеннән.   Бик яраттым җәйләрне, Кышларны да яраттым. Йөгергәндә – көч тоттым, Егылсам да – көч таптым.   Тордым билгә таянып, Көчем билгә җиткәндә. Абыйдан да көч алдым, Ул борынга чирткәндә. Узып шунда борынны, Түбәмә...

Көч җыйдым

 

 

Көч җыйдым мин, көч эчтем

Әнкәемнең сөтеннән.

...Көчем артты үпкәндә

Әткәемнең битеннән.

 

Бик яраттым җәйләрне,

Кышларны да яраттым.

Йөгергәндә – көч тоттым,

Егылсам да – көч таптым.

 

Тордым билгә таянып,

Көчем билгә җиткәндә.

Абыйдан да көч алдым,

Ул борынга чирткәндә.

Узып шунда борынны,

Түбәмә җитте көчем,

...Мин

         Җиде ел

                     Көч җыйдым

Мәктәпкә бару өчен!

 Рөстәм Мингалим