Вторник, 17 сентября 2019 10:26

Сәламәтлеге чикле балалар өчен «Мәгариф» проекты буенча 17 мәктәп яңартылган

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда «Заман мәктәбе» төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирергә ярдәм итүче программа булдырылган.

Әлеге программа буенча республикада 17 мәктәпнең матди-техник базасы яңартылган, шул исәптән технология, педагог-психолог, укытучы-дефектолог һәм укытучы-логопед кабинетлары җиһазландырылган, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү өчен җиһазлар сатып алынган.

Моннан тыш, «Заман мәктәбе» төбәк проекты буенча Татарстанда 97 мәктәптә цифрлы һәм гуманитар профильләр оештырылган, яңа 1 224 урынга исәпләнгән 186нчы күп профильле лицей кулланышка кертелгән.

Төбәк проектының максаты – гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен яңа укыту методларын һәм белем бирү технологияләрен кертү.

татар-информ

Дусларың белән бүлеш

 

 




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»