Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 сентября 2020 12:39

Уен. Тәти кашык

*Балага карау һәм күзәтү өчен, 3 айдан соң күкрәк турысыннан 10-15 см биеклектә тотарга уңайлы уенчыклар (резин, пластмасс боҗралар, тоткалы шалтыравыклар, резин курчаклар, җәнлекләр һ.б.) элегез. Ул каршындагы уенчыкка кулларын сузарга, аны тотып-капшап карарга өйрәнә. Уенчыкларны берьюлы күп итеп бирергә ашыкмагыз һәм 2-3 көн саен алыштырып торыгыз. *Бала зурлар кулыннан...

*Балага карау һәм күзәтү өчен, 3 айдан соң күкрәк турысыннан 10-15 см биеклектә тотарга уңайлы уенчыклар (резин, пластмасс боҗралар, тоткалы шалтыравыклар, резин курчаклар, җәнлекләр һ.б.) элегез. Ул каршындагы уенчыкка кулларын сузарга, аны тотып-капшап карарга өйрәнә. Уенчыкларны берьюлы күп итеп бирергә ашыкмагыз һәм 2-3 көн саен алыштырып торыгыз.

*Бала зурлар кулыннан әйберләрне ала һәм тота белә башлагач, уенчыкларны карават өстенә элү кирәкми. Сабый инде хәзер аларны кулына ала, бер кулыннан икенче кулына күчерә, селкетә, шалтырата ала. Шулай итеп, әйберләрнең үзенчәлекләрен таный башлый (шалтыравыкны селкетсәң, ул шалтырый һ.б.). Бу яшьтә балага төрле тавышлар чыгара торган уенчыклар бирү отышлы булыр.

Уен. Тәти кашык

Максат. Баланың күрү, хәрәкәт итү координациясен үстерү; үзара аңлашу хисе булдыру.

Аркасына яткан балага матур бизәлгән агач кашык күрсәтеп, аның игътибарын шул кашыкка җәлеп итегез (кашык бала күкрәгеннән 20 см ераклыкта тотыла). «Тәти кашык каршыңда, алчы аны кулыңа», - дия-дия, кашыкны бала алдында әкрен генә селкетегез. Бала кашыкны эләктереп алырга омтылыш ясаганда, аны баланың уч төбенә якынайтыгыз. Шулай итеп, балага кашыкны эләктереп алу мөмкинлеге бирегез.

Баланы ирешкән уңышы өчен мактагыз, аңа ягымлы, йомшак сүзләр әйтегез.

Уенны көнгә ике тапкыр уйнарга мөмкин.

Кафия Закирова