Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 августа 2020 12:27

Баланы балалар бакчасына бирергәме, юкмы?

  Баланы балалар бакчасына бирергәме, юкмы? Мондый сорау күпләрне борчый. Күп кенә ата-аналар барысын да үлчәп карарга тырыша. Бала караучы эзләргәме яки гаилә әгъзаларының берәрсе карармы? Ләкин ешрак алар барысын да үзләренә рөхсәт итә алмыйлар һәм балалар бакчасын сайлыйлар. Баланы балалар коллективына ияләштерер өчен нишләргә? Күзәтегез, аралашучанмы сабыегыз, юкмы. Әлбәттә,...

 

Баланы балалар бакчасына бирергәме, юкмы? Мондый сорау күпләрне борчый. Күп кенә ата-аналар барысын да үлчәп карарга тырыша. Бала караучы эзләргәме яки гаилә әгъзаларының берәрсе карармы? Ләкин ешрак алар барысын да үзләренә рөхсәт итә алмыйлар һәм балалар бакчасын сайлыйлар. Баланы балалар коллективына ияләштерер өчен нишләргә? Күзәтегез, аралашучанмы сабыегыз, юкмы. Әлбәттә, өйдә ул сезнең белән, әби һәм бабай, гаиләнең башка әгъзалары белән аралашадыр. Бу бала өчен гадәти түгәрәк. Ә сез кунакка еш йөрисезме? Әллә сезгә кемдер киләме? Чит кешеләр белән бала үзен ничек тота?

Әгәр бала аралашучан икән, ул коллективка бик җиңел күнегә.

Кызыгыз яки улыгыз сезгә генә күнеккән булса, аның аралашу даирәсен киңәйтергә кирәк. Бала белән мәйданчыкка йөрегез, башка балалар белән уйнагыз, сабыйларны үзләренә кунакка чакырыгыз. Балалар үзара аралашсын.

Балалар бакчага килгәндә, алар барысы да үзләрен төрлечә тоталар. Берәүләр, әнисенә ябышып, елый-елый тәрбиячеләргә дә кычкыра. Кайберәүләр, почмакка сыенып һәм эчтән борчылып, тын гына утыралар. Биредә тәрбиячегә, аның балага якын килү, аны уенга җәлеп итү, балалар коллективына кертү осталыгына бәйле. Әмма төп рольне әти-әниләр уйный. Бала белән беренче тапкыр бакчага барганда, аны берүзен генә калдырмагыз. Аның белән бергә йөрегез, карагыз, үзен ничек тотуын карагыз, аның белән сөйләшегез, сорагыз: аңа ошыймы, юкмы? Бала башка балалар белән аралашсын, алар белән уйнасын.

Аны берничә сәгатькә калдырырга тырышыгыз, ә бала тәрбиячеләргә һәм балаларга ияләшкәч,  көне буена калдырырга мөмкин. Балага үзе белән яраткан уенчыгын да бирергә мөмкин, ул аның белән аралашсын.

Көн саен балагызның хәлләре, бакчада ни белән шөгыльләнүе, кем белән дус булуы белән кызыксыныгыз. Бала ярдәмне тоячак һәм үзен ялгыз хис итмәячәк.

Аннары балагыз сезне коллективта аралашырга өйрәткәнегез, мөстәкыйль булырга мөмкинлек биргәнегез өчен рәхмәт белдерәчәк. Ә бу тормышта бик мөһим.

Фото: pixabay.com

Г.Ярмиева