Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 августа 2020 09:17

Ир баланы ничек тәрбияләргә?

Курчак белән уйнасын. Малаегызны курчак белән уйнаганы өчен ачуланмагыз. Коляскада аюны йөртүеннән яки курчакны йокларга яткыруыннан, бернинди начарлык та юк. Уен бары тик шатлык һәм уңай хис кенә уятса, бу бик яхшы. Өстәвенә, малайларга балачактан ук әти булырга, балаларны карарга өйрәнә торырга кирәк. Ә курчак белән уйнаганда ул беренчел күнекмәләр...

Курчак белән уйнасын.

Малаегызны курчак белән уйнаганы өчен ачуланмагыз. Коляскада аюны йөртүеннән яки курчакны йокларга яткыруыннан, бернинди начарлык та юк. Уен бары тик шатлык һәм уңай хис кенә уятса, бу бик яхшы. Өстәвенә, малайларга балачактан ук әти булырга, балаларны карарга өйрәнә торырга кирәк. Ә курчак белән уйнаганда ул беренчел күнекмәләр ала.

Укы, җырла.

Кагыйдә буларак, малайлар кызларга караганда соңрак сөйләшә башлыйлар. Шуңа күрә алар белән күбрәк сөйләшергә, шигырьләр укырга кирәк. Урамда йөргәндә дә тирә-юньдә ниләр күргәнегезне сөйләгез. Улыгызга җырлар җырлагыз, аларга бу ошый. Боларның барысы да сабыегызның сүзлек запасын баетачак.

Вакытында җибәрергә.

Алты яшькә кадәр малай әнисенә бик бәйләнгән, тик аннары әти аның өчен авторитет булачак. Моңа әзер булыгыз!

Менә кечкенә ир-атны тәрбияләү буенча кайбер киңәшләр.

Фото: pixabay.com

Г.Ярмиева