Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 августа 2020 13:18

Кечкенә малайны ничек тәрбияләргә?

Малайны ничек тәрбияләргә? Бу сорауны әниләр еш бирә. Малайлар кечкенәдән техника белән кызыксыналар, бик хәрәкәтчән, күбрәк әнигә бәйләнгән. Кечкенә ир-атлар кул астына эләккән бөтен нәрсәне тикшерәләр. Малайны ничек тәрбияләргә соң? Ачыкларга тырышыйк. Сабыйны күз яшьләре өчен ачуланмагыз. Кызларга караганда малайлар күбрәк елый. Бу аларның нервларының азрак өлгергән булуы белән аңлатыла....

Малайны ничек тәрбияләргә? Бу сорауны әниләр еш бирә. Малайлар кечкенәдән техника белән кызыксыналар, бик хәрәкәтчән, күбрәк әнигә бәйләнгән. Кечкенә ир-атлар кул астына эләккән бөтен нәрсәне тикшерәләр.

Малайны ничек тәрбияләргә соң? Ачыкларга тырышыйк.

Сабыйны күз яшьләре өчен ачуланмагыз.

Кызларга караганда малайлар күбрәк елый. Бу аларның нервларының азрак өлгергән булуы белән аңлатыла. Шуңа күрә алар азрак йоклыйлар, күбрәк кычкыралар. Әгәр сез сабыйны тынычландырырга телисез икән, ягымлы сүзләр генә аз булачак. Баланы нәрсә беләндер җәлеп итәргә кирәк: берничә тапкыр утны кабызырга һәм сүндерергә, тәрәзә артындагы кошчыкны яки яңа уенчыкны күрсәтергә кирәк, һәм, гомумән, елаганы өчен малайны ачуланмагыз.

Дәвамы бар

Фото: pixabay.com

Г.Ярмиева