Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 июля 2020 08:34

Агулы җиләк-җимешләрдән сакланыгыз!

Җәй - рәхәтләнеп балалар белән табигатькә чыгу өчен менә дигән вакыт! Ләкин балалар белән ял иткәндә, игьтибарлы булыгыз: сабыйлар бик матур күренгән агулы җиләк-җимешләрне ашарга мөмкин. Шуларның кайберләре турында файдалы мәгълүмат. Карга күзе. Дүрт якка җәелеп киткән киң яфраклар эчендә урнашкан зәңгәр төстәге бер җиләк. Күләгәле урыннарда үсә. Әлеге үсемлекнең...

Җәй - рәхәтләнеп балалар белән табигатькә чыгу өчен менә дигән вакыт! Ләкин балалар белән ял иткәндә, игьтибарлы булыгыз: сабыйлар бик матур күренгән агулы җиләк-җимешләрне ашарга мөмкин. Шуларның кайберләре турында файдалы мәгълүмат.

Карга күзе. Дүрт якка җәелеп киткән киң яфраклар эчендә урнашкан зәңгәр төстәге бер җиләк. Күләгәле урыннарда үсә. Әлеге үсемлекнең бөтен өлешләре дә кеше өчен зарарлы, сак булырга кирәк.

Бүре җиләге. Аерым гына үсеп утыручы куак. Чәчкләре сиреньгә бик ошаган. Аларның исен озак итеп сулап торырга ярамый – баш авыртуына китерергә мөмкин. Үсемлеккә тотынырга ярамый, кызыл төстәге җиләкләренә бигрәк тә.

Аю баланы (карга миләше). 3-7 метр биеклектәге зур булмаган зәңгәр җиләкле куак. Аның яфраклары да, чәчәкләре дә, өлгермәгән җимешләре дә агулы.

Үзегезне, гаиләгезне саклагыз!