Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 декабря 2019 08:15

Газлы эчемлекләрнең зыяны

Доктор Кормаровскийга сорау бирәләр икән: «Балага газлы эчемлекләр эчертү кальций үзләштерелүгә һәм сөякләргә зыян китерәме?». Бу дөрес түгел икән. Хәер, утсыз төтен булмый диләр бит. Кайбер газлы эчемлекләргә, бигрәк тә көрән төстәгеләренә, фосфор кислотасы кушыла. Ул кислоталылыкны көйләү функциясен башкара, чынлап та кальций үзләштерелүгә комачауларга мөмкин икән. Ләкин моның өчен...

Доктор Кормаровскийга сорау бирәләр икән: «Балага газлы эчемлекләр эчертү кальций үзләштерелүгә һәм сөякләргә зыян китерәме?». Бу дөрес түгел икән. Хәер, утсыз төтен булмый диләр бит. Кайбер газлы эчемлекләргә, бигрәк тә көрән төстәгеләренә, фосфор кислотасы кушыла. Ул кислоталылыкны көйләү функциясен башкара, чынлап та кальций үзләштерелүгә комачауларга мөмкин икән. Ләкин моның өчен 20-30 литрга кадәр эчемлек эчәргә туры киләчәк, бу мөмкин хәл түгел.

Газлы эчемлекләр эчүнең башка зыянлы ягы бар, бала аларны эчкәч файдалы эчемлекләр эчми кала, шулай итеп кирәкле витаминнар да организмга керми.