Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 декабря 2019 10:21

Аптечкада нәрсәләр булырга тиеш?

Һәркем үзе белән кечкенә генә булса да аптечка йөртәдер. Ә менә бала өчен аптечкада нинди даруларның булуы мөһим соң. Моны белү өчен без Комаровскийга мөрәҗәгать итербез. Иң беренче шуны әйтеп китәргә кирәк, һәрбер баланың үзе өчен генә кирәк булган дарулары булырга мөмкин. Мәсәлән, сез балагызның түбән гемоглобинын дәвалыйсыз икән, димәк...

Һәркем үзе белән кечкенә генә булса да аптечка йөртәдер. Ә менә бала өчен аптечкада нинди даруларның булуы мөһим соң. Моны белү өчен без Комаровскийга мөрәҗәгать итербез.

Иң беренче шуны әйтеп китәргә кирәк, һәрбер баланың үзе өчен генә кирәк булган дарулары булырга мөмкин. Мәсәлән, сез балагызның түбән гемоглобинын дәвалыйсыз икән, димәк сезнең аптечкада һичшиксез тимер булган дарулар булырга тиеш. Ә бит барлык кешегә дә туры килә торган дарулар да бар, алар аптечкада һичшиксез булырга тиеш. Аптечкада булырга тиешле иң мөһим әйбер ‒ перораль регидрация препаратлары, ягъни организм су югалткан очракта, аны тулыландыру өчен кулланыла торган әйберләр (алар күп төрле, әбарыбызга да таныш булганы регидрон дигән препарат). Аларны, мәсәлән, агуланганда, эчәк инфекцияләре вакытында организм күп су югалткан вакытта кулланалар.

Аптечкада булырга тиешле икенче мөһим әйбер ‒ температура төшерә торган дарулар. Шуны әйтеп китәргә кирәк, бөтен дөньяда табиблар ике препаратны тәкъдим итәләр: парацетамол һәм ибупрофен.

Яраткан Комаровский биргән киңәшләр сезгә файдалы булыр дип ышанып калабыз.