Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 ноября 2019 15:08

Балага витаминнар эчертү кирәкме?

Бигрәк тә кышкы вакытта әти-әниләр балаларга өстәмә рәвештә витаминнар бирергә кирәк микән дип уйлана башлыйлар. Танылган доктор Комаровский бу очракта Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының фикеренә колак салырга тәкъдим итә: Витаминнар эчерткәнче балаланың рациональ туклануын тәэмин итәргә кирәк. Һәр әти-әни үзенә шундый бурыч куйса, проблемалар булмаска тиеш. Бала көн дәвамында яшелчә,...

Бигрәк тә кышкы вакытта әти-әниләр балаларга өстәмә рәвештә витаминнар бирергә кирәк микән дип уйлана башлыйлар. Танылган доктор Комаровский бу очракта Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының фикеренә колак салырга тәкъдим итә: Витаминнар эчерткәнче балаланың рациональ туклануын тәэмин итәргә кирәк. Һәр әти-әни үзенә шундый бурыч куйса, проблемалар булмаска тиеш. Бала көн дәвамында яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, ит, сыйфатлы сөт продукцияләре ашаса, аның организмына шул витаминнар да җитә. Поливитаминнарны сыйфатлы продуктлар ашау мөмкинлеге булмаганда эчертергә мөмкин.