Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 ноября 2019 10:09

Бала ялганлый башласа

Иртәме соңмы балалар алдалый башлыйлар. Галимнәр әйтүенчә, 4 яшьлек бала ике сәгатькә бер, ә 6 яшьлек бала сәгать ярымга бер тапкыр алдалый икән. Балалар аңлы рәвештә өч яшьтән соң ялган куллана башлыйлар. Бала үскән саен аның ялганын дөреслектән аеру кыенлаша бара. Баланың ялганлаганын билгеләргә булыша торган берничә кагыйдә бар, шуларны...

Иртәме соңмы балалар алдалый башлыйлар. Галимнәр әйтүенчә, 4 яшьлек бала ике сәгатькә бер, ә 6 яшьлек бала сәгать ярымга бер тапкыр алдалый икән. Балалар аңлы рәвештә өч яшьтән соң ялган куллана башлыйлар. Бала үскән саен аның ялганын дөреслектән аеру кыенлаша бара.

Баланың ялганлаганын билгеләргә булыша торган берничә кагыйдә бар, шуларны истә тотсагыз әйбәт булыр иде.

  1. Бала алдаганда әңгәмәдәшенең йөзенә түгел, ә ян-якка карап сөйләшә.
  2. Аңа бер урында гына басып тору кыен була башлый.
  3. Сөйләшү барышында аның йөзе берничә тапкыр үзгәрә.
  4. Ялганлаган вакытта балалар кулларын авызларына куялар, бу бигрәк тә кечкенәрәк балаларда чагыла.
  5. Бала йөткергәләп алырга мөмкин.
  6. Ул үзе дә белмәстән кулы белән борынына кагылгалап ала.
  7. Бала сөйләшкән вакытта кулын кесәсендә тотса, ул аның нәрсәнедер яшерергә теләвен аңлатырга мөмкин.

Әлбәттә, бу билгеләр буенча гына баланы алдалый дип әйтү дөрес булмас. Игътибарлы әти-әни үз баласының кайчан ялганлый, кайчан дөресен сөйләгәнен аңларга өйрәнәдер инде ул.