Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 ноября 2019 10:29

Тамак авыртмасын дисәгез

Һәрберебезнең дә чыныгу турында ишеткәне бар инде. Ә менә тамакны чыныктыру турында белә идегезме әле? Танылган доктор Комаровскийга бу турыда сорау биргәннәр, бу хакта аның фикерен белеп китик әле. Ул балага гел җылы әйбер генә эчертү яклы түгел, баланың тамагын кече яшьтән үк салкынчаракка өйрәтергә кирәк, ди. Чөнки гел җылыга...

Һәрберебезнең дә чыныгу турында ишеткәне бар инде. Ә менә тамакны чыныктыру турында белә идегезме әле? Танылган доктор Комаровскийга бу турыда сорау биргәннәр, бу хакта аның фикерен белеп китик әле. Ул балага гел җылы әйбер генә эчертү яклы түгел, баланың тамагын кече яшьтән үк салкынчаракка өйрәтергә кирәк, ди. Чөнки гел җылыга гына ияләнгән тамак, салкын әйбергә тиз реакция бирәчәк, ул кызарып чыга һәм тән температурасы күтәререлргә мөмкин. Ләкин бу ангина түгел. Белүебезчә, ангинаны аны бактерияләр китереп чыгара.

Әгәр инде сез баланы җылы әйбер ашатып, эчертеп кенә өйрәткәнсез икән, чыныгуны башларга кайчан да соң түгел. Моның иң җайлы ысулы ‒ балага боз яларга бирү. Мәсәлән, җиләк-җимеш сокларыннан боз катырып, аны балага әз-әзләп суырту. Бу экспериментны җәй көнендә эшләү яхшы.