Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 ноября 2019 06:30

Баланы ничек мөстәкыйльлеккә өйрәтергә?

Бу сорауга җавап бик гади, бала үзе мөстәкыйль рәвештә берәр эшкә алынса аны тыймаска кирәк, әлбәттә инде аның гомеренә яки башкаларга куркыныч янамаса. Бала барысын да үзе эшләсен, ул ялгышлыклар ясап үз дигәненә ирешергә өйрәнәчәк. Баланы үзе башкарып чыккан гамәлләре өчен генә мактарга кирәк, бу ‒ мөстәкыйльлеккә өйрәтүнең бер юлы....

Бу сорауга җавап бик гади, бала үзе мөстәкыйль рәвештә берәр эшкә алынса аны тыймаска кирәк, әлбәттә инде аның гомеренә яки башкаларга куркыныч янамаса. Бала барысын да үзе эшләсен, ул ялгышлыклар ясап үз дигәненә ирешергә өйрәнәчәк. Баланы үзе башкарып чыккан гамәлләре өчен генә мактарга кирәк, бу ‒ мөстәкыйльлеккә өйрәтүнең бер юлы.

Тагы бер мөһим әйбер ,мөстәкыйльлеккә өйрәтергә алынгансыз икән, артка юл булмаска тиеш. Мәсәлән, үз алдыгызга әгәр урамга чыгасың килсә ‒ киен, ашыйсың килсә ‒ калак тотыш ашарга өйрән, дигән принциплар куйсагыз, баланың, мин теләмим дигән елауларына бирелмәскә кирәк.