Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
31 октября 2019 06:40

Аю табаны

Хәерле көн! Хөрмәтле әти-әниләр, бүген сүзебез аю табаны турында булыр. Аю табанын дәвалау авыр, шуңа да аны булдырмау өстендә эшләргә кирәк, бу проблема бүгенге көндә бик актуаль. Әгәр аю табаны барлыкка килгән икән инде, аны кичекмәстән дәвалый башларга кирәк. Бу очракта аяклар өчен гигиена һәм күнегүләр комплексы күздә тотыла. Аю...

Хәерле көн! Хөрмәтле әти-әниләр, бүген сүзебез аю табаны турында булыр. Аю табанын дәвалау авыр, шуңа да аны булдырмау өстендә эшләргә кирәк, бу проблема бүгенге көндә бик актуаль. Әгәр аю табаны барлыкка килгән икән инде, аны кичекмәстән дәвалый башларга кирәк. Бу очракта аяклар өчен гигиена һәм күнегүләр комплексы күздә тотыла. Аю табанын дәвалуауга юнәлтелгән чаралар эзлекле булырга тиеш. Әти-әниләрнең төп проблемасы ‒ баланы кызыксындыру, шуңа да күнегүләр уен формасында булса яхшы булыр.

Күнегүләр әзерлектән башланырга тиеш, алар юка носкидан, аяк асты таймый торган җирдә башкарылырга тиеш. Түгәрәк буенча аяк очларында, үкчәләрдә, табанның тышкы һәм эчке якларында йөрибез. Алга таба табиблар киңәш иткән күнегүләрне башкарабыз.

Аю табанын булдырмау өчен, дөрес аяк киеме сайлау да бик мөһим. Шулай ук аякка массаж ясауның да зыяны булмас.