Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 октября 2019 07:57

Шәхси балалар бакчасына йөрү сабыйга куркынычмы?

Август аенда башкаланың Константиновка бистәсендә урнашкан шәхси бакчада янгын чыкканнан соң, әти-әниләрнең тынычлыгы югалды. Акчасын түләрсең дә, тик бәла-каза була калса, сабыйларның иминлеге өчен кем җавап бирер? Балаңны илтеп тапшырганчы, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде. Янгын «Балалар җире» дип тормаган 26 августта кичке сәгать 5ләр...

Август аенда башкаланың Константиновка бистәсендә урнашкан шәхси бакчада янгын чыкканнан соң, әти-әниләрнең тынычлыгы югалды. Акчасын түләрсең дә, тик бәла-каза була калса, сабыйларның иминлеге өчен кем җавап бирер? Балаңны илтеп тапшырганчы, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

Янгын «Балалар җире» дип тормаган

26 августта кичке сәгать 5ләр тирәсендә янгын сүндерү хезмәтенә башкаланың Константиновка бистәсендәге «Балалар җире» шәхси балалар бакчасының тү­бәсе януы турында хәбәр килгән. Коткаручылар утны тиз сүндерә, шөкер, берәү дә зыян күрми. Бакчада 2 тәрбияче һәм 14 бала була. Шәхси бакчаларда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәләме?

– Моңа кадәр республикада хосусый бакчаларда янгын чыкканы булмады. Бу – бердәнбер очрак, әмма анысы да квалификацияле бакча буларак теркәлмәгән. Башкача әйткәндә, әти-әниләр балаларын бирегә берничә сәгатькә генә карап торырга китергән. Янгын электр аркасында чыккан. Шәхси бакчаларда янгын куркынычсызлыгы буенча проблема юк, – диде Татарстан Га­дәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәре Марат Рәхмәтул­лин.

Баланы шәхси бакчага биргәндә, нәрсәгә игътибар итәргә?

1. Лицензиясен сорагыз. Анда Роспотребнадзор һәм Госпожнадзордан төп ике документ булырга тиеш.

2. Урамда балалар өчен мәйданчык бармы?

3. Төркемдә күпме бала, кечкенәләр һәм зурлар бергә кушылмаганмы? СанПиН буенча кечкенә балаларга аерым төркемнәр оештырыла.

4. Бер балага 2 квадрат метрдан ким мәйдан булмаска тиеш.

5. Тәрбия һәм белем бирү ничек оештырылган?

Өч мең бала шәхси бакчага йөри

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, Росстат мәгълүматларына караганда ел башына республикада 28 шәхси бакча исәпләнә, анда барлыгы 3 меңнән артык сабый йөри. Бәясен оештыручы билгели, монда министрлык катнашмый. Лицензия бары таләпләргә туры килгән бакчаларга гына бирелә.

Казандагы «Яз» шәхси бакчасы җиде ел элек ачылган. Ул чакта лицензияле бакчалар башкалада берничә генә булган. Бүген биредә 2–7 яшькә кадәрге 100 бала тәрбияләнә. Татар балалар бакчасы дип санала. Биш төркемнең икесенә дәүләт субсидия бирә. Әти-әниләр аена 3,5 мең сум акча түли. Башкаларга исә бәя –15 мең сум.

Бакча мөдире Светлана Кучумова әйтүенчә, балаларны бакчага урнаштыру мәсьәләсендә әти-әниләр бик таләпчән. Иң башта алар иминлек мәсьәләсе турында кызыксына икән. Ышанычлы кулларга калдырабызмы? Сак хезмәте бармы? Нәрсә ашаталар? Менә шул сорауларга җавап табылгач кына белем мәсьәләсенә күчәләр, ди. Тәрбиячеләр югары белемлеме? Психологлар бармы? Нинди түгәрәкләр эшли? Кыскасы, бакчага сабыйларын урнаштырырга теләү­че­ләр барысын да энәсеннән-җебенә кадәр тикшерә.

– Безне Роспотребнадзор, янгын куркынычсызлыгы, прокуратура хезмәткәрләре гел тикшереп кенә тора. Сак хезмәте бармы, камералар куелганмы, туклану таләпләргә туры киләме… Кыскасы, тикшерүдән башыбыз чыкмый, – ди Светлана Кучумова. – Шәхси йортлар, фатирлардагы, юл өстендәге бакчаларга нарасыйларын калдырган әти-әниләргә исем китә минем. Анда кечкенә балалар да, зурлар да бер төркемгә тупланган. Шунда ашыйлар, йоклыйлар, бәдрәфкә йөриләр дигәндәй. Чарасызлыктан дип кабул итәм моны. Дөрес, аларда бәяләр дә очсызрактыр. Мөмкинлекләре булса, яхшы бакчаларны сайларлар иде. Әти-әниләрне дә гаепләп булмый.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе вәкилләре шәхси бакчаларны тикшерү барышында санитария нормалары һәм кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаган. Без белгечләрдән быелгы хилафлыклар турында сораштык. Кисәтүләр дә бер төрле генә түгел. Әйтик, 2-3 яшьлек балалар көндез өч сәгатьтән азрак йоклаган. Урын-җирләре вакытында алмаштырылмаган. Уен бүлмәләрендә һава температурасын күрсәтүче термометрлар юк. Чистартылган яшелчәләрне суда ике сәгатьтән азрак тотканнар. Төшке, кичке ашка әзерләнгән ризыкның тәмен татып карамаганнар. Савыт-сабаны теләсә ничек кулланганнар. Бакча территориясе вакытында җыештырылмый, чүп җыю савытлары тулган. Хезмәткәрләрнең медицина кенәгәләрендә гриппка каршы вакцинация, флюорография тикшерүе турында билге юк. Балаларны кабул иткәндә медицина тикшерүе, яшь үзенчәлекләрен истә тотып, прививкалар уздырылмаган.

«Иң мөһиме: бала кеше белән аралашсын»

Шәхси бакчада тәрбияче булып эшләүче Алсу Садыйкова әйтүенчә, әти-әниләрне бигрәк тә белем мәсьәләсе кызыксындыра. Бакча үзе дә замана әти-әниләре теләген исәпкә алырга тырыша. Бакчада ясалма боз мәйданчыгына кадәр бар икән. Сабыйлар тимераяк, роликларны әүвәл биредә кия. Әти-әниләр балаларының инглиз, татар телләрен өйрәнүен дә хуплый. Психолог­ларның уен уздыруы да бакча сайлауда бер өстенлек булып тора. Әти-әниләр айга 17 мең сум түли.

– Бакчабыз күпкатлы йортның беренче катында урнашкан. Сабыйларны урамдагы мәйданчыкка алып чыгуыбыз башта монда яшәүчеләргә ошамады. Аннан янәшәдә махсус мәйданчык булдырылды, түбәсен дә япкач, хәзер бөтенләй җил үтми. Бала йөткермәсен, төчкер­мәсен – шундый таләпләр куялар, – ди Алсу.

– Әти-әниләр дә шәхси бакчаны рәхәттән сайламый, билгеле. «Балабызга – 2,3 яшь. Бакчада урын булмагач, түләп йөртергә мәҗбүр булдык. Ярты көн генә йөртәбез, айга 7 мең сум түлибез. Без­нең өчен баланың кеше белән аралашуы мөһим, – ди Айгөл.

Түбән Кама шәһәре мәгараф ида­рәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вәҗиева белдергәнчә, шәһәрдә бакчалар тәртиптә.

– Түбән Камада 9 шәхси бакча бар, анда 300 бала йөри. Аларның эшчәнлеге барлык таләпләргә туры килә. Роспотребнадзор, янгын куркынычсызлыгы идарәсе, прокуратура тикшереп тора. Алар барысы да беренче катта урнашкан, – ди ул.

Язулар гел үзгәреп тора

Күпкатлы йортларның беренче катында урнашкан бакчалар проблемага әйләнергә мөмкин. Әнә Казанның Сибгат Хәким урамында яшәүчеләрнең шәхси бакчага дәгъвасы яздан бирле бара. Бакчадан туйган кешеләр подъезд ишегенә баштарак: «Башка урын эзләгез!», «Сезнең балаларга монда начар» дип язган булса, бүген: «Тәрбиячеләрнең оекбаштан янгын куркынычсызлыгы вәкилләреннән качып подъезд буенча йөрүе турында видеоязма бар», – дигән язу тора.

Әлеге йортта яшәүчеләрне берләштергән ширкәт (ТСЖ) җитәкчеләре фикеренчә, ишегалдын алар төзекләндергән. Анда исә чит балалар уйнап йөри. Кемдер шуның өчен акчасын да ала. «Без бу мәйданчыкны үз акчабызга төзекләндерәбез, җыештырабыз, чирәмен утыртабыз. Ә безнекеләргә кая барырга?» – ди алар.

– Бер сәгать комда уйнаганнан нәрсә була? Алар нинди зыян китерә: шешә ватамы, тәмәке тартамы, музыка кычкыртып тыңлыймы? Урын булмагач, яшьләргә кая барырга? – дип язган бер әби социаль челтәрдә.

Әлеге бакча җитәкчелеге белән сөйләшә алмадык. Аның каравы бирегә ике баласын алып килгән Викадан азмы-күпме яңа мәгълүмат ишеттек.

– Монда ике балам йөри. Икесен шушы ук бакчаның икенче урында урнашкан башка үзәгенә илтәбез. Монда яшәүчеләр бакчаны судка биргән иде. Хәзер аның оештыручысы да, мөдире дә башка. Менә аның белән очрашырга барам. Монда урамга һава суларга алып чыкмыйлар. Бу – баланы карап тору урыны гына. Айга 6 мең сум түлибез, – диде ул.

– Күпкатлы йортларның беренче катында шәхси бакчалар ачу рөхсәт ителә. Әмма алар барлык таләпләргә җавап бирергә тиеш. Казанда беренче катта эш­ләүче лицензиясе булган берничә бакчаны беләм. Сибгат Хәким урамындагы бакча турында ишеттем. Ләкин бәхәснең ни өчен баруын әйтә алмыйм. Шәхси бакчалар балаларны мәйданчыкка, паркларга һава суларга чыга ала. Баланы балалар мәйданчыгына алып чыгудан бернинди зыян юк бит, – ди министр­лыкның мәктәпкәчә белем бирү башлыгы җитәкчесе Эльвира Измайлова.

Белгеч сүзе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү өлкәсенә күзәтчелек итү департаменты башлыгы урынбасары Рамис Мөҗипов:

– Лицензиясе булган шәхси бакчаларны өч елга бер мәртәбә тикшереп торабыз. Өстәмә тикшерүләрне Президент яки Прокуратура тәкъдиме белән генә үткәрә алабыз. Баланы калдырып тору урыны булган бакчаларга лицензия кирәкми, алар белем бирү белән шөгыльләнми. Салым органында теркәлү дә җитә. Лицензияне Госпожнадзор һәм Роспотребнадзор рөхсәтеннән башка бирмиләр. Шәхси бакчаларда кагыйдә бозуның тупас очраклары күзәтелми. Әйтик, сайтларында мәгълүматны җиткереп тору җитмәскә мөмкин. Документлар, программалар федераль белем бирү стандартларына туры килергә тиеш. Кайчак шундый хилафлыклар күзәтелергә мөмкин.

Ватаным Татарстан

татар-информ