Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 сентября 2019 07:29

Балалар бакчасы

Нинди балалар бакчасын сайларга, бакчага ничә яшьтә бирергә, бөтенләй бирергә кирәкме дигән сораулар һәрбер балалы гаиләдә иртәме-соңмы барлыкка килә. Доктор Комаровский бу сорауларга җавап табу өчен, педагогика, медицина, психология һәм социология кебек фәннәргә күз салырга тәкъдим итә. Фәнни яктан, балалар бакчасы – баланың тулы канлы шәхес булып үсүе өчен бик...

Нинди балалар бакчасын сайларга, бакчага ничә яшьтә бирергә, бөтенләй бирергә кирәкме дигән сораулар һәрбер балалы гаиләдә иртәме-соңмы барлыкка килә. Доктор Комаровский бу сорауларга җавап табу өчен, педагогика, медицина, психология һәм социология кебек фәннәргә күз салырга тәкъдим итә.

Фәнни яктан, балалар бакчасы – баланың тулы канлы шәхес булып үсүе өчен бик кирәкле нәрсә. Үз яшьтәшләре белән белән аралашуны гаилә дә, гувернантка, әби-дәү әниләр дә алмаштыра алмый.

Балалар бакчасының педагогик-психологик аспектлары да санап бетергесез. Бакчада бала адаптация үтә, башка балалар һәм тәрбиячеләр белән аралаша, төрле уеннарга, шөгыльләргә өйрәнә, режимга ияләшә, бәйрәмнәргә әзерләнү тәҗрибәсе ала.

Балалар бакчасына йөрүнең иң зур минусы – баланың еш авыруы. Моның шулай икәнлеген ата-аналар да, медицина хезмәткәрләре дә раслый. Авыруларның күпчелеге – респиратор (сулыш алу юлларын зарарландыручы) инфекцияләр. Баланың аралашу даирәсе киңрәк булган саен, аның инфекцион авыруны йоктыру мөмкинлеге дә зуррак. Ләкин бу да, Комаровский фикеренчә, тулысынча тискәре күренеш түгел. Мәсәлән, җил чәчәге, кызылча кебек авырулар белән балачакта авырып алу яхшырак. Аннары сабыйның балалар бакчасына йөрмичә ияртмәгән авырулары аңа мәктәп коллективында иярми калмаячак. Ә мәктәп укучысы өчен берничә атна авырып өйдә яту аның укуда артта калуына китерергә мөмкин.

Комаровский фикеренчә, баланың вируслы авырулар белән нинди ешлыкта авыруы түгел, ә ул авыруларның ничек үтүе мөһим. Авыру озакка сузылып, катлауландырылып үтсә, монда балалар бакчасы түгел, ә баланың иммунитеты «гаепле». Күп кенә гаиләләр баланы «теплица» шартларында үстерә, аннары сабыйларының бакчада еш авыруына аптырый. Комаровский баланы кечкенәдән үк адекват тәрбияләргә киңәш итә. Аннары шунысы да бар: күп кенә әниләр, балалар бакчасы булуга ук, эшкә чыгарга ашыга. Табиб фикеренчә, бу да бик үк дөрес күренеш түгел: баланың кәефе булмаса, йә ул үзен начаррак хис итсә, аны өйдә калдырга кирәк. Бу вакытта балага янында әнисе булу бик мөһим.

Бакчага кайчан йөри башлау да адаптация өчен бик зур әһәмияткә ия икән. Октябрьдән апрельгә кадәрге чор бакчага йөри башлау өчен туры килми: бу вакытта респиратор авыруларны ияртү мөмкинлеге арта, һәм адаптация чоры озыная.