Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 апреля 2017 08:09

Тәрбияле бала алтыннан да кыйммәтле

Укучы балаларның психологиясен һәм физиологик үзенчәлекләрен бик тирән белгән һәм нечкә сиземләнгән остаз Ризаэддин Фәхреддин 1898 елда «Тәрбияле бала» исемле китабын бастыра. Китапның беренче юлында ук, автор, тәрбияле баланың алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле, дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерүче, дөнья байлыгына да бирелми һәм бер...

Укучы балаларның психологиясен һәм физиологик үзенчәлекләрен бик тирән белгән һәм нечкә сиземләнгән остаз Ризаэддин Фәхреддин 1898 елда «Тәрбияле бала» исемле китабын бастыра. Китапның беренче юлында ук, автор, тәрбияле баланың алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле, дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерүче, дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләтнең патшалыгы белән дә алмаштырылмый торган олы байлык булуын ассызыклап күрсәтә.

Яшь буынны тәрбияләү, уку-укыту эше белән шөгыльләнүче төрле буын һәм төрле дәрәҗәдәге тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналар өчен кулланма, һәркемнең өстәл китабы булырлык «Нәсыйхәт» китабының кайбер бүлекләрен тәкъдим итәбез.

Туганнарыгызда ярамаган бер эш күренер булса, яхшы сүз белән: «Болай булмагыз, гаеп эш бит!» - дип тыегыз вә әлеге эшнең килешмәгәнен аңлатып күрсәтегез, гүзәл юлга күндерегез!

Туганнарыгызның әйтүләрен көтеп тормыйча, һәр эшләрендә ярдәмче булыгыз, кулыгыздан килгән изгелекләрне бер дә алардан кызганмагыз!