Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 мая 2017 11:09

Исемең матур, кемнәр куйган? сценарие

Бурычлар: Әби-бабайларның гореф-гадәтләрен саклап калу, балаларга исемнәрнең мәгънәләре турында аңлату. Милли йолалар турында белемнәрен киңәйтү. Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту. Бер-берсенең исеменә хөрмәт тәрбияләү. Исемнәрне бозмаска, үзгәртмәскә өйрәтү. Сценарийны түбәндәрәк укыгыз: Җыр яңгырый: «Әлли-бәлли итәр бу» (тәрбияче Рамилә Гыйльметдинова башкара). Габдулла Тукай шигыре. Татар халык көе. Әлли-бәлли...

Бурычлар: Әби-бабайларның гореф-гадәтләрен саклап калу, балаларга исемнәрнең мәгънәләре турында аңлату. Милли йолалар турында белемнәрен киңәйтү. Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту. Бер-берсенең исеменә хөрмәт тәрбияләү. Исемнәрне бозмаска, үзгәртмәскә өйрәтү. Сценарийны түбәндәрәк укыгыз:

Җыр яңгырый: «Әлли-бәлли итәр бу» (тәрбияче Рамилә Гыйльметдинова башкара). Габдулла Тукай шигыре. Татар халык көе.

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып житәр бу.

Йокла, углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем,

Сина теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син,

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син!

Җыр тәмамлана,тәрбияче баланы бишеккә сала.

Тәрбияче: Кемдер керә бугай, чыгып карыйм әле.

Ишектән балалар керәләр. Татар киемнәреннән киенгәннәр, кулларында чиләк белән су.

− Әәәй, кунаклар киләләр икән. Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез, без сезгә су алып килдек.

Тәрбияче: Алланың рәхмәтләре яусын сезгә, балалар, аяк кулларыгыз сызлаусыз булсын. Әйдәгез, суларыгызны алып куйыйм әле. Бүген кич бәбәй мунчасында сез алып кайткан су белән оныгымны юармын. Сез бик изге эш әшләгәнсез.

Балалар: Без бәбәй карарга диеп тә килдек.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, әйдәгез, түрдән узыгыз. Оныгым әле генә йоклаган иде, карап алыгыз.

Балалар: Рамилә әби, оныгыгызга исем куштыгызмы әле?

Тәрбияче: Әйе, балам. Балага исемне мөмкин кадәр тизрәк бирергә кирәк. Бу эшне ни кадәр тиз тотсаң, шулкадәр яхшы санала. Чөнки бала янына иблис якыная алмас, яман күзләр төшмәс, бала тыныч булыр диеп аңлатыла.

Балалар: Оныгыгызның исеме ничек соң?

Тәрбияче: Минем оныгымның исеме Зариф. Зариф исеме тапкырлык, матурлык, нәзәкатлелек, ягымлы, сөйләүче дигән мәгънәне аңлата. Ә улым синең исемең ничек соң?

1 бала: Минем исемем Әнәс.

Тәрбияче: Әйдәле, улым, синең исемеңнең мәгънәсен әйтеп күрсәтим (тәрбияче исем кушу китабын алып, баланың исеменең мәгънәсен укый). Әнәс исеме улым, шатлык, күңеллелек, шат күңеллелек дигән мәгънәне аңлата. Улым, синең исемең ничек булла (икенче баладан сорый)?

2 бала: Минем исемем Әхәт.

Тәрбияче: Әхәт исеменең мәгънәсе улым, берүзе, берялгызы дигәнне аңлата. Кызым, синең исемең ничек?

3 бала: Минем исемем Дилбәр.

Тәрбияче: Бигрәк матур икән исемең кызым. Дилбәр исеме сөйкемле, күңелне үзенә тартучы, бик матур, шаян дигән мәгънәне белдерә икән. Улым, синең исемең ничек?

4 бала: Минем исемем Ислам.

Тәрбияче: Бигрәк матур, дини исем кушканнар сиңа, улым. Ислам исеме сәламәт, сау, төзек, аллаһка буйсыну дигәнне аңлата.

Каралеее, сөбханалла. Сезнең исемнәрегез нинди матур, нинди мәгънәле икән. Үзегезнең исемнәрегезнең мәгънәләрен онытмагыз, исегездә тотыгыз. Сезнең әле һөнәрләрегездә бардыр?

Дилбәр: Әйе, мин бишек җыры җырлыйм.

Әйдәле, Дилбәр кызым, безгә бишек җыры җырлап күрсәт әле. Улларым,б ез утырып тыңлап торыйк.

Дилбәр башкаруында җыр:«Әлли-бәлли, былбылым». Р.Закирова көе. Г.Афзал сүз.

1.Кошлар да кунган инде,

Күзләрен йомган инде,

Йом күзеңне, күз нурым,

Әлли-бәлли, былбылым.

2. Күк тулы йолдыз гына,

Ай йөри ялгыз гына,

Ак көмештәй, ай нурым,

Әлли-бәлли, былбылым.

3. Бал шикәрдәй тәмлесең,

Күр төшеңнен тәмлесен.

Йокла инде,йолдызым,

Әлли-бәлли, былбылым.

Тәрбияче: Иии, балалар, сезгә карап сокланып утырдым әле. Нинди матур итеп җырладыгыз. Ана телен хөрмәт иткән, әби-бабаларының гореф гадәтләрен белгән бала үз кыйбласын югалтмас, инсафлы, иманлы бала булып үсәр.

Балалар: Безгә китәргә кирәк.

Тәрбияче: Ярый, балалар, ә хәзер мин сезне озатыйм инде. Оныгым йоклаганда эшләремне эшләп алыйм. Рәхмәт сезгә, сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!

Авторы: Балтач муниципаль районының МБМББУ «Арбор балалар бакчасы» тәрбиячесе Рамилә Илфак кызы Гыйльметдинова.