Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 июня 2020 07:45

«Аю малаеның шәһәргә сәяхәте»

Яшәгән ди, булган ди бер аю малае. Аның шәһәргә дуслары янына кунакка барасы килгән. Күчтәнәчкә бал алып, ул юлга чыккан. Шәһәрдә юллар, ә юлларда бик күп машиналар, автобус, троллейбуслар йөри. Шуңа күрә дә бик игътибарлы, сак булырга кирәк. Әйе, тәгәрмәч астына эләгергә дә бик озак түгел.  – Нишләргә соң миңа?...

Яшәгән ди, булган ди бер аю малае. Аның шәһәргә дуслары янына кунакка барасы килгән. Күчтәнәчкә бал алып, ул юлга чыккан. Шәһәрдә юллар, ә юлларда бик күп машиналар, автобус, троллейбуслар йөри. Шуңа күрә дә бик игътибарлы, сак булырга кирәк. Әйе, тәгәрмәч астына эләгергә дә бик озак түгел.

 – Нишләргә соң миңа? Кемнән ярдәм сорыйм икән?  – дип уйлап куйган һәм тиз генә юлны аркылы чыга башлаган. Аңа машина йөртүчеләр кычкыралар, кул изәп ачуланалар икән.

Ярый әле аны бик күп җирләрдә очып йөрүче Саескан күреп алган. Ә аның белмәгәне, күрмәгәне юктыр да. Ул багана башында әйләнә-тирәне күзәтеп кенә утыра. Аю малаеның машиналарга бәрелә язып, юл кагыйдәләрен бозып юлдан чыгуын күреп алган.

 – Карале, аю дустым, нишлисең син? Аз гына юл һәлакәте ясамадың бит! Синең аркада күпме машина бәрелә, күпме кеше зыян күрер иде! Ә үзең? Ярый әле исән калдың! Их.сине!...

Саескан аю малаен ачуланды да, шул ук вакытта кызганып та куйды.

 – Әйдә, дустым, мин сиңа ярдәм итәм. Шәһәр юлларында йөрү кагыйдәләрен үзләштерергә кирәк сиңа. Кая барасың соң син?

 – Мин дусларыма кунакка барам, алар әәәнә теге йортта яшиләр,  – дип күрсәтә, куркуга калган аю малае.

 – Ярый. Минем арттан калма һәм игътибар белән тыңла,  – дип Саескан алдан очты, ә аю малае аңардан калмаска тырышты.

 – Шәһәрдә машиналар күп булачак,  – дип сөйләде Саескан,  – Анда өч күзле Светофор хәрәкәтне көйләп тора. Кызыл күзе янса  – тик тор, сары янса  – сабыр ит, ә яшел күзе янганда юлга рәхит ит.

Саескан белән аю малае шулай итеп юлны аркылы чыктылар һәм юлларын дәвам иттеләр. Аю малае шәһәрдәге юл йөрү кагыйдәләрен бик теләп истә калдырып барды. Менә ул юлга буй-буй сызылган ак сызыкларга игътибарын юнәлтте һәм сорап куйды:

 – Саескан дустым, ә бу нәрсә?

 – Бу юлның җәяүлеләр чыга торган өлеше. Светофор булса, күзләренә карыйсың, әгәр дә булмаса, машиналар туктап сиңа юл бирәләр.

 – Рәхмәт, Саескан дустым!

 – Хәзер сиңа бик игътибарлы булырга кирәк. Исән-имин йөр! – диде дә Саескан очып та китте.

Аю малае дуслары белән бакчага баргач юл кагыйдәләрен бик теләп өйрәнде. Ул аларны беркайчан да онытмас.

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре

3нче «Айсылу» балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы.