Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 марта 2020 07:55

Кечкенә йолдызчык – Самира Миннигулова

Самира 1000 еллык тарихы Һәм музейларга бай булган Алабуга шәһәрендә яши. Ул 25 нче «Чишмәкәй» балалар бакчасына йөри. Кечкенәдән үк биергә, җырларга ярата. Балалар бакчасында уздырылган төрле бәйгеләрдә катнашып ике ел рәттән республика күләмендә оештырылган «Бәхет йолдызы» бәйгесендә 2 дәрәҗә лауреат исеменә һәм «Мама – солнышко мое» бәйгесендә 1 дәрәҗәгә...

Самира 1000 еллык тарихы Һәм музейларга бай булган Алабуга шәһәрендә яши. Ул 25 нче «Чишмәкәй» балалар бакчасына йөри. Кечкенәдән үк биергә, җырларга ярата. Балалар бакчасында уздырылган төрле бәйгеләрдә катнашып ике ел рәттән республика күләмендә оештырылган «Бәхет йолдызы» бәйгесендә 2 дәрәҗә лауреат исеменә һәм «Мама – солнышко мое» бәйгесендә 1 дәрәҗәгә лаек булды. Шулай ук, шәһәр буенча оештырылган төрле бәйгеләрдә дә теләп катнаша.

Кечкенә генә булуына карамастан, ул инде үзе әкренләп китаплар укырга тырыша, шигырьләр өйрәнә һәм сәнгатьле итеп сөйли. Бакчада оештырылган театр түгәрәгендә дә чын артистларча төрле рольләргә кереп уйный.

Самира өендә дә әти-әнисенең яраткан олы кызлары. Ул кечкенә сеңлесе Разалинаны үзе кебек җырларга, биергә өйрәтә, әбисе белән гел татарча сөйләшеп, аның киңәшләрен тыңлап уңган кыз булып үсәргә тели.

Самира бик матур, максатчан кыз. Без аңа уңышлар телибез һәм аның белән горурланабыз. Ул безнең – кечкенә йолдызчыгыбыз.