Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 сентября 2020 13:20

Бишек янында

(Халык авыз иҗаты) Әлли-бәлли ит, улым, Карлыгачым, былбылым. Тыңла минем сүземне, Йә, йом, бәгърем, күзеңне. Әлли-бәлли бәбкәсе, Кая киткән әнкәсе? Бигрәк елый бәбкәсе, Нигә кайтмый әнкәсе? Әлли-бәлли бәбкәсе, Кая киткән әнкәсе? Каенлыкка җиләккә, Бәбкәсенә бүләккә. Ау, балам, вау, балам, Сине бишеккә салам. Йокла, йокла тынычлап, Бәхетле бул, багалмам. Әлли итәргә...

(Халык авыз иҗаты)

Әлли-бәлли ит, улым,

Карлыгачым, былбылым.

Тыңла минем сүземне,

Йә, йом, бәгърем, күзеңне.

Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Бигрәк елый бәбкәсе,

Нигә кайтмый әнкәсе?

Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә,

Бәбкәсенә бүләккә.

Ау, балам, вау, балам,

Сине бишеккә салам.

Йокла, йокла тынычлап,

Бәхетле бул, багалмам.

Әлли итәргә кирәк,

Бәлли итәргә кирәк.

Әлли иткәч, бәлли иткәч,

Йоклап китәргә кирәк.

Әлли-бәлли бәүкәем,

Җан йөрәгем, нәнкәем.

Рәхәт кенә тынычлап

Йоклап китәр бәбкәем.

Минем кызым дәү кебек,

Бакчадагы гөл кебек.

Ике күзе янып тора,

Кара бөрлегән кебек.

Әлли-бәлли итәр бу,

Ефәк читле бишектә

Оеп йоклап китәр бу.

Шулай оеп йоклагач,

Менә үсеп җитәр бу.

Әлли-бәлли итәргә,

Ал бишеге бар моның.

Өзгәләнеп тирбәтергә,

Үз әнисе бар моның.

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу.

Бәү-бәү итеп күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу.

Әлли итәр бу бала,

Бәлли итәр бу бала.

Әткәсенә, әнкәсенә

Хезмәт итәр бу бала.

Әлли-бәлли бәү итә,

Кызым йокыга китә.

Кызым йокыга киткәч,

Әнисе кайтып җитә.

Әлли-бәлли итәрсең,

Тыныч йоклап китәрсең.

Шулай тыныч йокласаң,

Бик тиз үсеп җитәрсең.