Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 сентября 2020 07:32

Әминә Бикчәнтәева шигырьләре

Бии-бии үс, әйдә (Нәниләрне биетү такмагы) Ары да килеп биисең, Бире дә килеп биисең, Яңа гына тәпи йөреп Киткәнеңне белмисең. Бигрәк матур биисең шул Кечкенә Гөлсинәбез, Егылсаң да еламыйсың, Сине шуңа сөябез. Сиңа бер яшь тулганына Өч ай гына бит әле, Биеп кенә, җырлап кына, Тизрәк үсеп җит әле. Туп...

Бии-бии үс, әйдә

(Нәниләрне биетү такмагы)

Ары да килеп биисең,

Бире дә килеп биисең,

Яңа гына тәпи йөреп

Киткәнеңне белмисең.

Бигрәк матур биисең шул

Кечкенә Гөлсинәбез,

Егылсаң да еламыйсың,

Сине шуңа сөябез.

Сиңа бер яшь тулганына

Өч ай гына бит әле,

Биеп кенә, җырлап кына,

Тизрәк үсеп җит әле.

Туп

Әминә елый үкереп,

-Тубым суга төште, - дип.

-Чү, Әминә, елама:

Туп батмый ул елгада.

Туп-туп тубыбыз.

Туп-туп тубыбыз,

Син – безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

Рөстәм, сиңа да бирәбез,

Әйдә, уйныйбыз бергә,

Кирәк аны, чөеп-чөеп,

Тотып ала белергә.

Туп сикерә, син дә сикер,

Тыпыр-тыпыр тыпыырда,

Дуслар белән уйна бергә,

Читтә генә утырма.

Йокла инде, курчагым

Зәңгәр күзле курчагым,

Әлли-бәлли ит әле,

Синең бит йоклар чагың,

Тәмләп йоклап кит әле.

Аргансың инде, җаным,

Йокла, минем матурым,

Мин дә синең яныңа

Ял итәргә ятармын.

Йокла инде, курчагым,

Йомылмаса да күзең,

Сине йоклата торгач,

Йоклап китәм бит үзем.

Әминә Бикчәнтәева