Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 августа 2020 10:12

Кем тизрәк үскән?

Матур, кояшлы яз. Кечкенә Фәритнең әтисе — бакчачы. Ул бакчасына помидор, кыяр, шалкан, кәбестә һәм тагын әллә нинди яшелчәләр утырта. Менә кәбестә үсентеләре. Әтисе аларны рәт-рәт итеп утыртып бара, әнисе аңа ярдәм итә, Фәрит кечкенә чиләк белән кәбестә утыртасы чокырларга су сибә. Әтисе моңа бик шат. Алар кәбестәне кичке якта...

Матур, кояшлы яз. Кечкенә Фәритнең әтисе — бакчачы. Ул бакчасына помидор, кыяр, шалкан, кәбестә һәм тагын әллә нинди яшелчәләр утырта.

Менә кәбестә үсентеләре. Әтисе аларны рәт-рәт итеп утыртып бара, әнисе аңа ярдәм итә, Фәрит кечкенә чиләк белән кәбестә утыртасы чокырларга су сибә. Әтисе моңа бик шат. Алар кәбестәне кичке якта утырталар — кояш көйдереп алмасын үзләрен. Эшләрен бетергәч, күтәрелеп карасалар, кәбестә үсентеләре матур булып, рәт-рәт тезелеп утыра! Аларның үсәселәре килә.

Әнисе шунда:

— Улым, кем тизрәк үсәр икән: синме, әллә кәбестәләрме? —дип шаярта. Фәритнең дә, тиздән үсеп, әтисе кебек бакчачы булырга теләвен белә ул.

Фәрит, әти-әнисенә карап:

— Кәбестә, — дип елмая.

— Көз килер, күрербез диген, улым, — ди әтисе. — Алдан кычкырган күкенең башы авырта, ди халык.

Фәрит кәбестәләргә көн дә су сибә. Көндез кәбестәләр кояшка елмаеп карыйлар, һаман кояш нурларына сузылалар. Кояш аларны алтын нурлары белән иркәли. Кайчак болытлар да Фәриткә ярдәмгә килә, кәбестәләрне шифалы тамчылары белән сыйлый. Яңгырдан соң көн тагын да ямьләнә, үсентеләр дә яшелләнеп, матураеп китә. Көн артыннан көн үтә, көз килеп җитә. Кәбестәләр баш кадәрле булып үскән. Кул белән кыскаласаң шыгырдап торалар. Үзләре катлы-катлы, сусыл, тәмле. Аларга күзләр, борын, авыз ясап куйсаң, «Без инде үсеп җиттек!» — дияр кебек. Әти-әнисе белән бергә Фәрит тә шатлана. Әнисе, кәбестә үсентеләрен утырткандагы сүзләрне искә төшереп:

— Улым, йә, кем тизрәк үскән? — дип елмая.

Фәрит зур булып үскән кәбестәләрне күтәрергә тырышып карый да:

— Кәбестәләр! — ди. Аннан соң, җәй буе аларга су сибәсибә, үзенең дә буйга сузылганын, күлмәк җиңнәренең кыскарып калганын күреп:

— Мин дә! — дип өсти.

Нәкыйп Каштан