Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 июля 2020 12:53

Әтәч һәм Бөркет

Элек Әтәч һәм Бөркет дуслар булалар. Ничектер шулай кич алар трактирга керәләр, тәмле ашап-эчәләр. Инде китәргә җыенгач кына, ашаган өчен түләргә акчалары булмавы ачыклана. Бөркет, акча алу өчен очып кайтып килгәнче, Әтәчкә калып торырга киңәш итә. — Ярый, әмма тизрәк әйләнеп кайт, — ди аңа Әтәч. — Югыйсә ачуланырмын. Әгәр...

Элек Әтәч һәм Бөркет дуслар булалар. Ничектер шулай кич алар трактирга керәләр, тәмле ашап-эчәләр. Инде китәргә җыенгач кына, ашаган өчен түләргә акчалары булмавы ачыклана. Бөркет, акча алу өчен очып кайтып килгәнче, Әтәчкә калып торырга киңәш итә.

— Ярый, әмма тизрәк әйләнеп кайт, — ди аңа Әтәч. — Югыйсә ачуланырмын. Әгәр өч мәртәбә «кикрикүк» дип кычкыруымны ишетсәң, бу минем ачулана башлавымны аңлатыр. Әтәч Бөркетне озак көтә, инде таң да атып килә, ә Бөркет һаман юк та юк. Әтәч өч тапкыр «кикрикүк» дип кычкыра, әмма Бөркет пәйда булмый. Шул көннән башлап, Әтәч кешеләр янында кала һәм һәр иртәдә өч мәртәбә кычкыра — Бөркетне чакыра.

 

Тибет халкы әкияте