Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 июля 2020 07:08

Мактанчык бака

Түгәрәк күл буенда, камышлыклар төбендә яшәгән, ди, бер бакылдык бака. Үзе кечкенә булса да, тавышы бик еракларга ишетелгән, ди. Көн димәгән, төн димәгән, һаман мактанган. «Бакка-как-как. Мине эзләп тап! Миннән оста җырчы юк. Исемем — Бакылдык, үзем бер батам, бер калкам», — ди икән. Шулай беркөнне бу бака су астыннан...

Түгәрәк күл буенда, камышлыклар төбендә яшәгән, ди, бер бакылдык бака. Үзе кечкенә булса да, тавышы бик еракларга ишетелгән, ди. Көн димәгән, төн димәгән, һаман мактанган.

«Бакка-как-как. Мине эзләп тап! Миннән оста җырчы юк. Исемем — Бакылдык, үзем бер батам, бер калкам», — ди икән.

Шулай беркөнне бу бака су астыннан өскә күтәрелгән һәм тирәякны яңгыратып бакылдарга керешкән: «Бакка-как-как», — ди икән бу. Шулвакыт камышлар арасында йөзеп йөргән үрдәк, баканың тавышын ишетеп, аның янына ашыккан.

Үрдәк баканың бакылдавын мактарга тотынган. Бака бик шатланган, тагын да күбрәк бакылдаган.

«Кил әле, борыным өстенә мен әле. Колакларым катырак, җырыңны бик тансыкладым», — дигән үрдәк. Бака бик шатланган. Үрдәкнең борынына менеп атланган. Җырларга дип авызын ачуы булган — Үрдәк баканы капкан да йоткан.

Идрис Шәймөхәммәтов