Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 июня 2020 13:31

Роберт Миңнуллин шигырьләре

Бутаган Алмаз йөри урамда, Эшләп йөри ул анда. Чана шуу – бар эше, Ап-ак булган бар төше. Акбай аны күрүгә, Әй тотынды өрергә. Аңламый Алмаз берни, Өрерлек сәбәп күрми. Ә мин аның Алмазга Нигә өргәнен беләм: Бутаган ул Алмазны Аю баласы белән. Башында - йонлач бүрек, Өстендә дә – йонлач...

Бутаган

Алмаз йөри урамда,

Эшләп йөри ул анда.

Чана шуу – бар эше,

Ап-ак булган бар төше.

Акбай аны күрүгә,

Әй тотынды өрергә.

Аңламый Алмаз берни,

Өрерлек сәбәп күрми.

Ә мин аның Алмазга

Нигә өргәнен беләм:

Бутаган ул Алмазны

Аю баласы белән.

Башында - йонлач бүрек,

Өстендә дә – йонлач тун.

Кем гаепле, ул үзе

Аю кебек булгачтын.

 

 

Күркә

Малайларны

Һәм кызларны

Әй, йөгертә

Усал күркә –

Урам буйлап

Куып йөртә,

Өйләренә

Куып кертә!

Аннан хәтта

Акбай өркә.

Курыкмасаң,

Син дә үртә!

Күрсәтер ул

Сиңа күркә!

 

Кәрзин кая эленгән?

Кәрзинне мин ботакка

Элгән идем урманда.

Кәрзинем дә, ботак та

Юк булды тик торганда.

Бик озак йөрдем күзләп,

Шул кәрзинемне эзләп.

Эзли торгач таптым да,

Таптым да, шаккаттым да.

Күренә ме күземә?

Аптырадым узенә –

Элгәнмен кәрзинемне

Мин болан мөгезенә.

 

Белмиләр лә хәлемне...

Кичке тугыз тулдымы,

Кап-караңгы булдымы,

Бөтен дөнья тындымы,

Өйдәгеләр барсы да

Мәш киләләр каршыда.

Хәйләкәрләр дә бигрәк –

Йокласын диеп изрәп,

Яткырмакчылар тизрәк!

(Әрәм була кичләре,

Әрәм була көчләре,

Юктыр башка эшләре...)

Тиргиләр, үгетлиләр:

«Ят инде, егет!»- диләр.

Эшләмиләр ни генә...

Олылар белми генә –

Ятасы килми генә!

Йокларга да йокларга...

Шундый авыр чакларда

Беркем дә юк якларга

 

 

 

Томау, җиң һәм кулъяулык

Ах, төшкән миңа томау,

Әйбәт түгел томаулау.

Борыннан ага гына!

Сөрткән идем, югыйсә,

Борынны яңа гына.

Үч иткәнедәй, кулъяулык

Нигәдер калган өйдә.

Йөрим менә урамда

Шул томаулаган көйгә...

Борынымны сөртергә

Ярый әле бар җинем.

Юешләтеп бетердем

Ул җиңемнен бар җирен.

Юп-юеш шул, юп-юеш,

Тагын сөртер идем дә.

Борчылмагыз!

Минем әле

Бар икенче җинем дә!

 

Өйрәнә

Энем йөрергә өйрәнә,

Тотынмыйча йөрергә.

Хәтта йөрергә дә түгел,

Исәбе –йөгерергә!

Матур гына атлап китә,

Бер атлый да абына.

Абына да торып китә,

Тик егыла тагы да.

Торырга кайчан өлгерә?

Егыла кай арада?

Егылып яткан була ул

Кайчан гына карама!

Көн дә шулай өйрәнә ул

Урамда да, өйдә дә.

Йөрергә өйрәнми лә ул,

Егылырга өйрәнә!

 

Өрә белүче шкаф

Барыбыз беткәч ятып,

Шкафыбыз бервакыт

Әй өрергә тотынды –

Алды бөтен котымны!

Өрә –өрә, туктамый –

Беребез дә йокламый.

Ачкан идем ишеген,

Килеп чыкты көчегем!