Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 сентября 2022 14:59

Яңгыр, яу!

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу…Көмеш кадак, ука бау…Яу син, яу, килеп кенә,Тыпырдап биеп кенә;Чамасын белеп кенә,Җиргә ямь биреп кенә. Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу…Көмеш кадак, ука бау!Яу син, яу көмеш булып,Безгә гөлҗимеш булып,Зәңгәр чәчәкләр булып,Ал-кызыл мәкләр булып. Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!Көмеш кадак, ука бау…Җиргә татлы дым булсын,Игеннәр гөрләп уңсын,Бар дөньяга нур бөркеп,Туган...

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу…
Көмеш кадак, ука бау…
Яу син, яу, килеп кенә,
Тыпырдап биеп кенә;
Чамасын белеп кенә,
Җиргә ямь биреп кенә.

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу…
Көмеш кадак, ука бау!
Яу син, яу көмеш булып,
Безгә гөлҗимеш булып,
Зәңгәр чәчәкләр булып,
Ал-кызыл мәкләр булып.

Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу!
Көмеш кадак, ука бау…
Җиргә татлы дым булсын,
Игеннәр гөрләп уңсын,
Бар дөньяга нур бөркеп,
Туган җир балкып торсын!
Яңгыр, яу!     (Резеда Вәлиева)