Ак төнбоек

Хикәя кыскартып алынды.

Кечкенә чакта Гадилә белән Шөһрәт бергәләп су коенырга бик яраталар иде. Әниләренең эшкә киткәннәрен генә саклап торалар да, әллүк Каран буена. Камышлар арасыннан кыр үрдәкләрен табып булмаган шикелле, аларны да эзләп таба алмыйсың. Иреннәре күгәргәнче, тешләре тешкә бәрелгәнче судан чыкмый алар. Гадилә йөзәргә бик ярата иде.

– Кара әле, Шөһрәт, мин әнә теге төнбоек яфрагына кереп утырсам, күтәрә алыр идеме икән? – ди ул.

– Юләр, әллә үзеңне бик җиңел дип беләсеңме? Төнбоек яфрагы түгел, мин дә көчкә күтәрәм бит сине.

– Синең мине күтәреп караганың да юк әле.

– Теге чакта, аягыңа пыяла кадалгач, кем апкайтты соң? Алар шулай сөйләшеп утыралар. Аннан кыз тагын сорау бирә:

– Шөһрәт, нишләп агачлар суда батмый да, кешеләр бата, ә?

– Мин каян белим. Кеше җанлы бит, шуңа батадыр. Гәпләшеп утырганнан соң, алар тагын су коеналар, комда кызыналар. Тәннәренә җылы кергәнче генә яр башында утыралар да күлгә яңадан кереп китәләр. Күлдән төнбоек чәчәкләре җыялар. Гадилә ак төнбоекларны бик ярата. Ул яр башына менеп, бер ноктага карап утыра-утыра да, еракта матур чәчәк күреп, кинәт күлгә сикерә. Йөзү тәмен белгәч, үзеңнең батмаячагыңа тәмам ышангач, һаман саен эчкәрәк керәсе, ераккарак колач саласы килә бит. Гадиләне дә сихри ераклык, күл эчендәге гүзәллек үзенә тарта.

Бервакыт Гадилә күп итеп төнбоек чәчәкләре җыярга уйлады. Күл өстендә сарылы-аклы төнбоек шулкадәр күп, әйтерсең зәңгәр күлгә янып торган йолдызлар таратып ташлаганнар. Гадилә шул җем-җем итеп торучы йолдыз-чәчәкләрне өзеп ала да чәчләренә кадый, өзеп ала да чәчләренә кадый. Ә чәчәкләр эчкәрәк кергән саен матуррак. Вак дулкыннар өсләрен су белән коендырып та китсәләр, алардан да гүзәл, алардан да соклангыч нәрсә юк төсле. Яр өстеннән караганда Гадилә төнбоеклар арасыннан күренми дә диярлек. Чәченә күп итеп чәчәкләр кадагач, үзе дә чәчәк бәйләменә охшап киткән. Шөһрәт аны күздән ычкындырмаска тырыша. Һәр хәрәкәтен күзәтә. Кыз ераккарак китә башласа:

– Бик эчкә кермә, Гадилә, – дип кисәтеп куя. Ә Гадилә аның саен киреләнә. Хәле беткәнен сизсә дә, кире борылып чыгарга уйламый. Әнкәсенең тешләре шикелле ак чәчәкләр, аны үзенә чакыргандай, әкрен генә тирбәләләр. Иң матурын, иң агын өзим ди торгач, ул тәмам арый. Салкын суда озак булгангамы, аякларын көзән җыера башлый. Шөһрәт Гадиләнең бер батып, бер калкып маташканын күреп, күлгә ташлана. Ул килеп җиткәнче, кыз арудан һәм куркудан аңын югалткан һәм шактый гына күләмдә су йотып өлгергән була. Шөһрәт аны көч-хәл белән генә ярга алып чыга. Ләкин Гадиләдә җан әсәре булмый.

– Гадилә үлде, Гадилә үлде! – дип кычкыра-кычкыра, печәнчеләр янына чаба Шөһрәт. Колхозчылар килеп, Гадиләгә ясалма сулыш алдыралар. Озак, бик озак азапланганнан соң гына кызга җан керә. Аны атка салып алып китәләр.

Берничә көннән инде тәмам терелеп өлгергән Гадилә Шөһрәтләргә килеп керде:

– Әйдә, Шөһрәт, сине әти чакырды.

– Нигә?

– Кергәч белерсең.

Шөһрәт, Гадиләнең батуында үзен гаепле санаганлыктан, курка-курка гына кыз артыннан иярде. Ләкин аның куркуы юкка икән.

– Герой керде, герой, – дип каршылады аны Гадиләнең әтисе.

– Мин нинди герой булыйм ди, Илгиз абый.

– Кызны үлемнән коткаргансың бит. Маладис икәнсең. Герой дими сине кем дисең инде. Шуның өчен үзеңә бер нәрсә алып җиппәрдем әле. Беләсеңме? – Кәчтүм-чалбар! Кәчтүмнең дә ниндие әле! Менә дигән егетләрские. Товары да шыгырдап тора.

Гадиләнең әтисе гомер буе сатучы булып эшләгәнлектән, һәрнәрсәне шулай мактарга өйрәнгән иде. Әлеге костюмны да төрлечә мактый-мактый, Шөһрәт тирәсендә бөтерелгәли башлады.

– Яле, егет, уз киемнәреңне сал да, менә бу лавсан кәчтүмне киеп җиппәр. Әйдә-әйдә, беркемнән дә оялма. Биредә чит кешеләр юк.

– Минем кәчтүм бар инде, Илгиз абый.

– Бар өстенә бар сыя ул. Шундый зур батырлык эшлә дә, понимаешь, бүләк тә алма ди. Аннан нәрсә була ул? Әллә соң кәчтүм ошамыймы?

– Ошый да...

– Ошагач, давай ки!

Шөһрәт Илгиз абыйсының сүзен тыңламый булдыра алмады. Ничек шундый шәп костюмнан баш тартасың инде? Андый костюм беркемдә дә юк бит. Ә Шөһрәттә булачак.

Шөһрәт Гадиләләрдән тәэсирләнеп чыкты. Гадиләне судан тартып чыгаруны зур батырлыкка санап, чын күңелдән рәхмәт әйтүләре һәм кыйммәтле костюм бүләк итүләре Шөһрәтне нык дулкынландырды. Озак кына ул күңелле кичерешләр тәэсирендә йөрде. Ә инде бу вакыйга онытыла башлагач, авылда корреспондент дип даны чыккан, район газеталарында уймак кадәр мәкаләләр бастыручы Рәмил моны куертып җибәрде. Беркөннәрне ул, аркасына фотоаппарат асып, кулына блокнот тотып, Шөһрәтләргә килеп керде.

– Ну, Шөһрәт, сиңа исемне белеп тә кушканнар икән. Минем аркада син шөһрәт казаначаксың, – диде ул.

– Миңа бернәрсә дә кирәкми, – диде Шөһрәт турсаеп, чөнки очраган бер кешенең үзенә төртеп күрсәтүләреннән һәм артык мактау сүзләреннән туйган иде.

Рәмил үзенең шактый калын блокнотына Шөһрәтнең «җавапларын» язып утырды. Озак та үтми ул язып җибәргән мәкаләләр район һәм республика газеталарында басылып чыкты. Газетаның шул ук санында аның «Суга батучыны коткарган өчен» медале белән бүләкләнүе турында указ да бар иде. Бу кинәт килгән дан малайны әллә нишләтеп җибәрде.

Дан иярле булмаса да, кайберәүләр аңа атланырга, шуның белән тормыш юлындагы барлык киртәләрне сикереп чыгарга телиләр. Шөһрәт исә бу атка үзе атланмады, ияргә аны башкалар утыртты. Тик аннан ни файда? Үзе дә аңламастан эшләп ташлаган батырлыгы аны башка балалардан аерды.

Шөһрәт үсте. Кайчандыр аның батырлыгы турында язып чыккан газета битләре саргайды һәм килгән бер кешегә бармак бите белән төртә-төртә укып күрсәтүләрдән тәмам тузды. Хәрефләр җуелды. Газета битендәге сүзләр җуелса да, Шөһрәт күңелендә ул һаман сакланды.

Гадиләне ул үзенә бурычлы дип саный башлады. Шул хакта кызның исенә төшергәләүдән дә тартынмады. Бервакыт ул ничәнчедәр класста укыганда:

– Гадилә, өйгә эшләрне эшләдеңме? – дип килеп керде.

– Эшләдем.

– Кая алайса миңа дәфтәреңне бир. Тиз генә күчереп куйыйм.

– Ничек инде сиңа дәфтәр бирим? Аңламасаң сора, аңлатырмын. Ә кешедән күчерү гаделсезлек бит.

– Синең аңлатканнарыңны тыңлап торырга вакытым юк. Малайлар белән тауга менәбез.

– Алайса, кайткач килерсең.

– Икешәр тапкыр килергә үзеңне кем дип белдең? – дип кызып китте Шөһрәт. Ул бу минутта үзен кимсетелгән, кыерсытылган итеп тойды. – Әле килгәнемә рәхмәт әйт. Үзеңнең миңа бурычлы икәнеңне онытма.

Гадиләнең өстенә утлы кисәү ыргыттылармыни? Кызу булып китте. Шөһрәт авызыннан мондый сүзләр элек тә ишеткәләсә дә, һаман үзенең дөньяда яшәве белән кешегә бурычлы икәненә күнегеп җитә алмый иде ул. Акылы, җаны моңа каршы төшә. Ул үзе кемгә дә булса яхшылык итсә, шуны кешенең исенә төшерергә чын-чынлап ояла. Башкаларны да үзе кебек итеп күз алдына китергәнлектән, адым саен Шөһрәтнең үз яхшылыгы турында тукып торуы кызны рәнҗетә иде.

– Мә, оялмасаң күчер, – дип, дәфтәрен атты ул Шөһрәткә.

– Оялырга, мин кеше әйберен урламаган, – диде Шөһрәт.

Дәвамы бар

Фәнис Яруллин

Дусларың белән бүлеш

 

 




© 2014-2019 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902 от 17.11.2014 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор).
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+. Вся информация, размещенная на данном веб-сайте,
предназначена только для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна. Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646). Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович.
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»