Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 сентября 2019 13:41

Әби турында шигырьләр

Әбине җәлләп кенә (Р.Вәлиева) Ерак түгел арабыз Әбиләргә барабыз Барабыз җәйләп кенә Әбине җәлләп кенә Машиналар ак кына Утырам җайлап кына Китәбез инде менә Әбине җәлләп кенә Җиләкләр пешкән чакта Яңа бал төшкән чакта Безнең килгәнне күреп Әби чыга йөгереп Бер елмая, бер көлә Орчыктай бөтерелә Әле катыгын китерә Әле...

Әбине җәлләп кенә (Р.Вәлиева)

Ерак түгел арабыз

Әбиләргә барабыз

Барабыз җәйләп кенә

Әбине җәлләп кенә

Машиналар ак кына

Утырам җайлап кына

Китәбез инде менә

Әбине җәлләп кенә

Җиләкләр пешкән чакта

Яңа бал төшкән чакта

Безнең килгәнне күреп

Әби чыга йөгереп

Бер елмая, бер көлә

Орчыктай бөтерелә

Әле катыгын китерә

Әле тавыгын куя

Тавык кына коткармагач

Соңгы сарыгын суя

Сарык ите тиз пешә

Бәлешкә дә килешә

 

Ашыйбыз тәмләп кенә

Әбине җәлләп кенә

Ит ашап, каймак эчеп

Түзәсең моңа ничек?

Түзәбез инде менә

Әбине җәлләп кенә

Үтә инде җәйләр дә

Китәбез әбиләрдән

Күңеле булсын өчен

Алабыз кайсы берсен

Каклаган казын, кагын

Чәчәген бавырсагын,

Балын, маен, тавыгын

Оекбашын, мамыгын

Алабыз инде менә

Әбине җәлләп кенә.

Әби белән бабушка (Б.Рәхмәт)

Ике карчык гөрләшәләр тышта,

Берсе — әби, берсе — бабушка,

Берсе — оек, берсе чулок тоткан,

Икесе дә оста бик эшкә.

Дуслар да бик: пирог пешкән көнне

Әбине дә дәшә бабушка,

Бәлеш пешкән көнне бабушканы

Дәшми калмый әби бәлешкә.

Белгән сүзен русча, белмәгәнен

Үз телендә әби сукалый,

Ә бабушка, аңлаган күк аны,

Башын селки, күзен кыскалый.

Әби көлсә, ул да көлгән була,

Белмәсә дә нигә көлгәнен,

Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай

Уздыралар бергә көннәрен.

 

Фото: pixabay.com